Шәһри Казан

23 еллык сер, яки төпчек улым иремнеке түгел

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Кулыма каләм алуымның сәбәбе шул: 23 ел буе саклаган һәм үзем генә белгән серем белән уртаклашырга телим. Без Татарстанның зур булмаган бер авылында яшибез. Ирем белән өч бала үстердек. Әмма төпчек улым иремнеке түгел...

Мин гомерем буе колхозда хисапчы булып эшләдем. Ирем фермада төрле эштә йөрде, җәйләрен комбайнга да утырталар иде. Колхоз рәисе яшьтән үк миңа күз атты, ләкин тиз кызып китүчән булуы аркасында мин аны беркайчан да яныма якын җибәрмәдем. Шул вакытта ук ул: “Барыбер үземнеке итәм бит сине”, – дия иде. Мин хәзерге иремә кияүгә чыгып, бәхетле генә яшәдек.

Кыш көне тиз караңгылана. Ул көнне эштә тоткарланырга туры килде. Берзаман урамда бер шәүлә күренде. Күңелгә шом керде, кем булырга мөмкин бу? Бусагада колхоз рәисе күренгәч, коелып төштем. Эшем өчен курыкмадым, чөнки документлар тәртиптә иде. Аның йөзендә теге чактагы усал, әрнүле карашны күргәнгә югалып калдым.

“Нәрсә йөзең качты, көтмәгән идеңме әллә?” – диде коры гына. Мин дәшмәгәч: “Аның каравы бу мизгелне мин көттем. Гомер буе көттем”, - дип өстемә килә башлады. Күпме генә кычкырсам да, карышсам да, аның зур гәүдәсенә, көчле кулларына каршы тора алмадым. “Әгәр бу хакта берәрсенә әйтсәң, гаиләгез белән авылдан сөрәм”, – диде. Күпме еладым ул кичтә. Бик авыр булды. Өйгә кайтканда, төн җитә язган иде инде.

Реклама

Шуннан соң балага уздым. Өченче балага. Билгеле, кемнән узганымны беркемгә дә әйтмәдем. Ә ирем шатланды, өченче тапкыр әти булачак бит! Мин шулай ук эшли бирдем, тешемне кысып түздем, сабыр иттем. Теге зат миңа башка бәйләнмәде. Әмма миңа булган мөнәсәбәте үзгәрде. Мин кырысрак җавап бирсәм, ул йомшаграк сөйләшә башлады. Эш хакымны да бераз күтәрде. 

Шулай итеп, өченче улымны таптым. Ул үсә төшә, тегеңә охшый башлады. Кыяфәте дә, сөйләшү рәвеше дә нәкъ шул инде менә. Шулай да яратам аны, йөрәгемнән өзелеп төшкән балам бит ул минем. Улыма инде 23 яшь тулды. Ә мин күптәннән лаеклы ялда, оныклар үстерәбез. Бар да яхшы, шөкер. Теге караңгы кич тә төшкә керми хәзер, ерагая бара...

Исемем редакция өчен генә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 19 гыйнвар 2023 - 14:56
    Без имени
    Андыйлар бар инде,сез генэ тугел. Бер танышым шундый хэлне сойлэгэн иде,бер кешегэ дэ эйтмэдем,44 елдан сон монда язам менэ. Мина ышанып сойлэде иде,мин беркемгэ дэ эйтмэгэнне белеп.
  • 19 гыйнвар 2023 - 14:39
    Без имени
    Сэлэмэт булып туган, шунсы куаныч.