Шәһри Казан

Шоу-бизнес рубрикасы буенча яңалыклар

  • 25 июнь 2022 - 11:48
    Нәфисә Назарова: “Оптимист булсам да, елак мин”
    Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Нәфисә Назарова тумышы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан. Аның үзенчәлекле тембрлы тавышын меңнәр арасыннан танып була.
    916
    0
    3
  • 24 июнь 2022 - 09:16
    Кирам Сатиев: "Балачакны искә төшерсәм, күзгә яшьләр килә..."
    Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев – гаять киң кырлы шәхес. Ул – виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы. Моңа өстәп китаплар яза, институтта студентлар укыта. Халык телендә аны гармуннар патшасы дип йөртәләр.
    957
    0
    1
  • 23 июнь 2022 - 09:32
    Альбина Апанаева: "Иремне яратам, ләкин..."
    Татар эстрадасы артисты Альбина Апанаева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Ун ел яшәү дәверендә төрле чаклар булды. Әмма гаиләбезне саклап, яклап тотабыз. Хәзерге яшьләргә исем китә. Әз генә сүзгә килсәләр дә, аерылышалар", - ди Альбина.
    2238
    0
    4
  • 21 июнь 2022 - 10:08
    Фазлыевлар кызларын күрсәтте!
    "Таныш булыгыз, фотосурәттә - Зифа Азатовна. Бүген аның туган көне - 1 яшь! Котлауларыгызны кабул итәбез", - дип язган Азат Фазлыев.
    3465
    2
    17
  • 20 июнь 2022 - 16:45
    Альбина Апанаева: "Әти җырчы булырга теләвемне белмичә китте..."
    Альбина Апанаеваның биографиясе киң географияне колачлый: Чаллыда туган, балачагында Германиядә яшәгән, хәзер Казанда көн күрә. Ә тамырлары Әгерҗе белән Чүпрәле районнарына барып тоташа.
    3078
    0
    2
  • 16 июнь 2022 - 12:58
    "Уфа тамашачысы - кечкенә ялгышларны кичерә белә торган, нечкә күңелле халык..."
    Башкортстан тамашачысына зур бүләк! Беренче тапкыр ТМТВ каналының премиясе Уфада узды. "Башкортстан" дәүләт концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Уфа халкы артистларны көчле алкышлар һәм яхшы кәеф белән каршы алды.
    1797
    0
    3
  • 16 июнь 2022 - 11:32
    Азат Абитов Ваһапов фондыннан китте: "Шатлыклы да, күңелсез дә..."
    Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән. Азат фонд белән 7 ел дәвамында хезмәттәшлек итте. Хәзер ул үзен "ирекле артист" ди.
    2479
    1
    7
  • 15 июнь 2022 - 15:45
    Рамил Шәрәпов Сабан туенда бушлай чыгыш ясаган!
    Танылган алып баручы, юмор остасы Шәрәпҗан, ягъни Рамил Шәрәпов, күп кенә артистлардан аермалы буларак, быел Сабан туенда бушлай чыгыш ясаган. Кайда, ничек - бу хакта Рамилнең үзеннән сораштык.
    3499
    2
    8
  • 14 июнь 2022 - 09:27
    Гөлнара Тимерҗанова: "Бозым ясаганнардыр дип уйлыйм"
    Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Элек-электән үк, исемеңне алыштыр, дип әйтәләр иде. Бер яктан карасаң, Гөлнара – “гранат чәчәге”, икенче яктан ул – “ут чәчәге”. Миңа шуның икенчесе йогынты ясады бугай, тормышымда гел кыенлыклар очрап торды", - ди Гөлнара.
    8006
    3
    9
  • 10 июнь 2022 - 12:52
    Илшат Сафин: "Бер көндә берничә район Сабан туенда җырлыйм"
    Татар эстрадасының танылып килүче яшь, талантлы җырчысы Илшат Сафин тәүге концертына әзерләнеп йөри. Исегездә булса, Илшат 2015 елда “Агыйделнең буйлары” җыры белән сәхнәгә чыкты. 
    4119
    0
    1
  • 10 июнь 2022 - 09:37
    Гөлнара Тимерҗанова: "Әнидән куркып күршеләрдә кундым"
    Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова тумышы белән Башкортстанның Борай районы Чалкак авылыннан. Кечкенә гәүдәле, нәзек билле Гөлнарада көчле рухлы, тырыш, зирәк хатын-кыз яшеренгән.
    2098
    0
    2
  • 9 июнь 2022 - 12:35
    Ришат Фазлыйәхмәтов: "Казанда таба алмагач, Азнакайдан алып кайттым!"
    Күптән түгел “Шәһри Казан. Язмыш” газетасында танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмә басылды. Шул көнне Ришат шалтыратып: “Эльвира, газетаны кайдан алырга була? Шәһәрнең күп кенә сату нокталарын йөреп чыктым. Кырып-себереп алып бетергәннәр”, - дип дулкынланып сөйләде.
    2038
    0
    0
  • 8 июнь 2022 - 14:26
    Марат Фәйрушин белән Зәринә Хәсәншина арасында мәхәббәт бармы?
    Марат Фәйрушин белән Зәринә Хәсәншина бергә җырлаганнарын видеога төшереп социаль челтәргә урнаштырган. “Ике йөрәк кушылганмы икән әллә?” дип Мараттан сорарга булдык. 
    1791
    0
    0
  • 8 июнь 2022 - 13:10
    Фирүзә гаиләсендә кайгы: "Машинаңа күтәрелеп карый да алмыйм..."
    Автор-башкаручы Фирүзәнең гаиләсе авыр кайгы кичерә. "Күзләрем бөтен җирдән сине генә эзли. Өйдә тапмагач, ишегалдына чыгып китәм. Гөрләтеп яшелчә-җимеш үстергән бакчаңа чыгам – анда да юк; көннәр буе гаражыңда казына идең, анда барам – анда да юк..." - дип өзгәләнеп язган ул.
    2925
    0
    0
  • 8 июнь 2022 - 09:32
    "Урак өсте": артистлар Сабан туенда ничә сумга чыгыш ясый?
    Милли бәйрәмебез Сабан туе да килеп җитә, җәмәгать. Сабан туе ул – кем өчендер ял итү, туганнар һәм дуслар белән күрешү өчен менә дигән бер сәбәп булса, башка берәүләр өчен акча эшләп калу мөмкинлеге. Сүзем артистлар турында.
    3650
    3
    1
Реклама