16+

“Ир бала якынрак икән. Төрмәдә утырса да...”

Сәлимә апаны күптән беләм. Алар белән гомер буе күршеләр булып яшәдек. Мин кечкенә вакытта, дөньда иң ачык йөзле һәм яхшы кеше дип Сәлимә апаны саный идем. Күпме авырлыклар килеп тә, аны бер тапкыр да күңелсез, кәефсез күргән булмады.

“Ир бала якынрак икән. Төрмәдә утырса да...”

Сәлимә апаны күптән беләм. Алар белән гомер буе күршеләр булып яшәдек. Мин кечкенә вакытта, дөньда иң ачык йөзле һәм яхшы кеше дип Сәлимә апаны саный идем. Күпме авырлыклар килеп тә, аны бер тапкыр да күңелсез, кәефсез күргән булмады.

...Гап-гади авыл кызы Сәлимә 7нче сыйныфны тәмамлагач Казанга килә. Башта туганнарында бала караучы булып яши. Шуннан ашханәгә пешекче булып урнаша. Сәлимә апа: “Авылда яшәгәндә үк миңа гел ашарга пешерү эшен йөклиләр иде. Урамга чыгып эшләргә дә яратмый идем”, – дип искә ала. Ачык йөзле, тырыш, уңан кыз диңгезче егет белән таныша. Озак та үтми алар гаилә корып яши башлый. Сәлимә апа пешекче булып эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше Мансур да төшеп калганнардан булмый. Озак көттерми уллары Айрат туа. Сәлимә апа, бала тудыру йортына ничек китүен кызык итеп искә ала. “Кунактан кайтып барганда, балаларның скакалка сикергәннәрен күрдем, алардан алып сикерергә тотындым. Шул ук төнне улым да туды”, – ди. Совет чорының гап-гади гаиләсе, башкалардан аерылмый. Ул чор яшьләре кебек үк якты киләчәккә өметләнеп яши.

Берничә елдан кызлары Алсинә дә туа. Бәхетле гаилә кечкенә йорт сатып ала. Хыяллары зур йорт салу була. Мансур бик тә спортны ярата. Балалары белән җәен йөгерә, су коена, кышын чана, чаңгы шуа, тимераякта йөри. Хәтта, туганнарының берсе: “Миндә спортка мәхәббәтне Мансур җизни уятты”, – ди.

Ләкин әлеге яшь гаиләнең бәхетле тормышы озакка сузылмый. Бәхетебезгә күз тидерделәр, дип искә ала Сәлимә апа ул вакытларны. Мансурга “рак” диагнозы куела. Тормыш иптәшен аякка бастырам дип Сәлимә апа бик озак хастаханә юлын таптый. Иренең өметләре сүнгәндә дә бирешми. Ләкин авыру үз эшен эшли. “Мансурны дәвалый торган табиб белән соңгы очрашу хәтеремдә”, – дип хәтирәләрен яңарта Сәлимә. “Сез инде тормыш иптәшегез өчен барысын да эшләдегез, хәзер үзегезнең сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Тиз арада күзләрегезгә, операция ясатырга кирәк. Сукыр каласыгыз һәм ике сабыегызны ятим итәсегез килмәсә, ашыгыгыз”, – ди аңа табиб. Ике күзенә дә операция ясаткан вакытларда апалары, сеңелләре ярдәменнән ташламый аларны.

Борчу-мәшәкатьләре, сөенеч-көенечләре белән тормыш дәвам итә. Үлгән артыннан үлеп тә булмый, балаларны аякка бастырасы бар. Ләкин Сәлимәнең тормыш сынаулары моның белән генә төгәлләнми. Аның балалары үсмер вакытта Казанда “группировка”лар бик каты тамыр җәйгән була. Сәлимәнең улы Айрат та шуларның капкынына эләгә. Әни кеше ничек кенә баласын бу капкыннан чыгарырга тырышмый, ләкин бернәрсә дә үзгәртә алмый – кылган гамәлләре өчен улын ирегеннән мәхрүм итәләр. Төрмә юлын таптаган ана нәрсә уйлагандыр, бер Ходай гына белә. Ярый әле тормыш яме булып кызы үсеп килә. Ул аның сердәше дә, терәге дә була.

Улы Айрат төрмәдән чыккач та тормыш рәвешен үзгәртми. Наркотиклар куллану белән мавыга башлый. Өйдән акрынлап әйберләр юкка чыга. Кергән карак берне алып чыгып китсә, улы әнисе эштә вакытта бик күп техниканы сата. 40 яшенә җиткәнче Айрат төрмәгә ничә кереп, ничә чыккандыр, без күршеләр аның юкка чыккач кына шунда икәнең аңлый идек. Ләкин шундый авыр минутларында да Сәлимә апаның карангы чырай күрсәткәнең хәтерләмим. Әйбер сорап яки Алсинә янына кергәндә дә ул иң якын туганы килгән кебек каршы ала, өстәл әзерләп чәй эчерми чыгармый иде. Елмаерга, гомумән яшәргә көч каян алган икән ана?

Хәтеремдә, улым һәм кызым белән урамнан кайтып килгәндә Сәлимә апаны очраттым. Шул вакытта ул миңа: “Ничек кенә булмасын әни кеше улын, кызына караганда күбрәк ярата. Син дә шулаймы?” – дип сорау биргән иде. Бу сөйләшүдән соң бик озак тынычлана алмадым. Ничек инде күпме кайгы китергән Айрат, Алсинәгә караганда якынрак икән соң? Ана йөрәге барысын да гафу итә диләр, күрәсен әлеге ак яулыклы ана күптән улын гафу иткәндер. Бәлки, улының тормышы барып чыкмаганга ана үзен гаеплидер. Кешенең күңелендә нәрсәләр барлыгын белеп булмый шул.

Хәзер инде Сәлимә апаның яше 70тән артып китте. Айрат инде күптән гүр иясе. Ходайга шөкер кызы Алсинә гаиләле – ир бала үстерә. Сәлимә апаны кадерләп, тәрбияләп яшәтә. Сәлимә апа бу кадерләүләргә бик лаеклы, шул.

Гөлнар Галимова.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading