16+

Ирләреннән качып Татарстанга киләләр, ләкин монда да табалар

Ике яшь хатын туган яклары Дагыстандагы кагыйдә-кануннарга буйсынырга теләмичә, бөтенләй чит төбәк – Татарстанга качып китә. Көчләп кияүгә бирелгәннән бирле, ирләре кызларга укырга һәм эшләргә ирек бирмәгән.

Ирләреннән качып Татарстанга киләләр, ләкин монда да табалар

Ике яшь хатын туган яклары Дагыстандагы кагыйдә-кануннарга буйсынырга теләмичә, бөтенләй чит төбәк – Татарстанга качып китә. Көчләп кияүгә бирелгәннән бирле, ирләре кызларга укырга һәм эшләргә ирек бирмәгән.

Шуңа күрә ике 20 яшьлек хатын гаилә учагыннан качып китәргә, ирләре золымыннан шул рәвешле котылырга карар кылган. Моңарчы, яратмыйча кияүгә чыккан ирләреннән аерылу теләге дә бернинди нәтиҗәләргә китермәгән, аларның нәсел-нәсәбендә аерылышу тыелган. Кызларның туганнары да аларның хәленә керер урында, киресенчә, аларны куркытып торган. Бу вакыт аралагында кызларның берсе бала тапкан. Ләкин золымнан качарга теләгән кызларны бу гына тотып кала алмаган.

Казанның “Благие дела” фонды президенты Алия Байназарова хәбәр иткәнчә, бу вакыйгаларга бер ай кала аңа Дагыстаннан хокук яклаучы мөрәҗәгать иткән һәм үзенең ике якташына ярдәм итүләрен сораган. Аның сүзләренә караганда, әти-әниләре ике яшь кызны көчләп кияүгә биргән, аерылышырга теләсәләр дә бу бернинди нәтиҗәләргә китермәгән. Бердәнбер мөмкинлек – качу булган. Татарстанга бару юлында качкыннарны волонтерлар озата барган. Казанда Дагыстан кызларын Алия Байназарова каршы алган.

Айшат һәм Патимат белән «Благие дела» фондында килешү төзелгән һәм бу хәлдән чыгу юллары турында уйлый башлаганнар: кызларга эш тәкъдим ителгән, сабыйга балалар бакчасында урын, балалар поликлиникасы сайланылган, хатын-кызларның үзләренә психологик ярдәм күрсәтү кирәклеге турында да искәртелгән. Кызларга исә Алия фонд каршындагы булачак тегү остаханәсендә эш тәкъдим итә. Алар тынычланып калган, ниһаять, яңа тормыш башларга өмет барлыкка килде дигән кызлар Байназаровага.

Бер тәүлек тә узмагандыр, 20 яшьлек качкын Айшат һәм Патимат кризислы үзәктән эзсез юкка чыга. Үзәк хезмәткәрләре фаразлавынча, кызларның туганнары аларны көчләп Дагыстанга ирләре янына алып киткән, ә аларга биредә Казан полиция хезмәткәрләре ярдәм иткән, дип саный.
“Благие дела” фонды башлыгы һәм “Мамин дом” кризислы үзәген оештыручы Алия Байназарова сөйләгәнчә, Айшат ике яшьлек кызы һәм дусты Патимат белән Казанга 18 октябрь иртәсендә килгән.

Волгоград аша Казанга барып җитәргә кызларга Дагыстаннан “Мәрьям” хатын-кызлар өчен кризис үзәгеннән коллегалары ярдәм иткән.
– Дүшәмбе иртән Айшат һәм Патимат безнең офиска килде, ярдәм сорап гариза яздылар, аннары продуктлар сатып алдылар һәм кризис үзәге тәрбияләнүчеләре яшәгән йортка киттеләр. Биш ел эчендә үзәгебез аша 56 хатын-кыз узды, – дип ачыклык кертте Байназарова. – Көндез үзәктә администратор юк, ул төнгә килергә тиеш иде. Ләкин кич белән “Мәрьям” үзәге хезмәткәре кызларның берсеннән аларны безнең үзәктән полиция хезмәткәрләре килеп алулары турында хәбәр алган. Тагын күпмедер вакыттан соң кызлар видео җибәргән. Биредә алар елмая һәм барысы да тәртиптә, өйгә кайтып китүләре турында хәбәр итәләр. Ләкин бу сүзләр дөреслеккә туры килә алмый! Кызлар үзләре безгә, туганнары тапмасын өчен телефон номерларын алыштырулары һәм ни генә булса да, кире өйләренә кайтырга җыенмаулары турында сөйләделәр! Билгеле булганча, бер кызның әтисе – Дагыстанда танылган ислам эшлеклесе. Берничә ел элек ул Казанда булган, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге белән очрашкан. Күрәсең, хәзер ул үзенең барлык элемтәләрен эшкә җиккән, шуңа күрә качкын кызларны полиция ярдәмендә тиз тапканнар.

Хәзер Айшат белән Патиматтан Казан кризис үзәгендә алар язып калдырган гариза гына калган, аларда кызлар ирләренең золымы астында яшәүләре турында яза: «Ирем һәрвакыт нәрсәдәндер канәгать түгел, һәр көнне ызгыш, әти-әни янына да сирәк җибәрә иде...»
Бу кызлар – балачактан дуслар, аларны кияүгә биргән вакытта Айшатка – 16, Патиматка – 18 яшь булган. Кияүләрен дә беренче тапкыр туйда гына күргәннәр, гаилә тормышы кызларга бәхет китермәгән, ләкин әти-әниләре түзәргә мәҗбүр иткән, – дип сөйләгән Дагыстанның “Марьям” хатын-кызларга ярдәм итү үзәге активисты Майя.

– Айшат белән Патимат түзәргә теләмәделәр, шуңа күрә качарга булдылар. Дагыстаннан китәргә аларга шулай ук танылган хокук яклаучы Светлана Анохина да ярдәм иткән. Аңа Айшатның туганнары шалтыраткан, кызларның кайда булуын сорашканнар. Шулай ук хокук яклаучыга Хасавюрттан полиция хезмәткәре чыккан, кызларны террорчылык оешмасына вербовкаларга телиләр – башта Төркиягә, аннары Сириягә җибәрергә телиләр, тиз арада аларны моннан йолып калырга кирәк дип тә өстиләр. Кыскасы, туганнары дөреслек һәм ялган белән качкыннарны табарга һәм кире кайтарырга теләгән. Һәм алар моңа ирешкән дә, – ди ул.
Майяның сүзләренә караганда, кызларны әйбер сыман алып киткәннәр. Асылда, үз тормышлары белән үзләре идарә итәргә хаклы булсалар да, аларны ихтыярларына каршы урлаганнар.

– Кызлар белән алга таба ни булыр? Бу билгесез. Иң яхшы очракта, алар элеккегечә яшәячәк, әмма төрле хәлләр булырга мөмкин, – дип борчыла активист хатын.
Республика прокуратурасында безгә хәбәр итүләренчә, кызларның кризис үзәгеннән югалу факты буенча тикшерү уздырылган. Соңгы мәгълүматлар буенча, бу урлап китү булмаган. Кызлар Дагыстанда эзләүгә игълан ителгән. Хокук сакчылары кызларны Казанга килгән туганнарына тапшырган. Әлеге мәсьәлә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең контролендә тотыла.

Фото: https://pixabay.com
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading