16+

"Ачык, сөйкемле егет иде, гел елмаеп йөрде...": Түбән Камада герой солдат белән хушлаштылар

Түбән Каманың Җиңү мәйданында 26 февральдә Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар. 

"Ачык, сөйкемле егет иде, гел елмаеп йөрде...": Түбән Камада герой солдат белән хушлаштылар

Түбән Каманың Җиңү мәйданында 26 февральдә Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Илнур Сибгатуллин белән хушлаштылар. 

"Ул үзенең хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Бүген бирегә шәһәрнең төп мәйданына җыелган Илнурның туганнары, якыннары, дуслары, гомумән, Түбәнкамалыларның кайгысын бернинди сүзләр дә баса алмый. Әйе, Илнур үзенә аңлы рәвештә әлеге юнәлешне сайлады һәм гомеренең соңгы минутына кадәр антына тугры калды. Үзенең хәрби бурычын үтәп, чын батырлык, ныклык һәм үз ватанына тугрылык үрнәген күрсәтте. Аның Ватанга хезмәт итү турындагы карары - үз халкының лаеклы улы билгесе, чын батыр үрнәге. Илнур Фәнис улын белгән кешеләрнең хәтерендә нәкъ менә шундый булып истә калачак", - дип якыннарының кайгысын уртаклашты Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин.

Үз Ватанының данлы улына мәңгелек истәлек!
Тантанада катнашкан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да шулай ук Сибгатуллинның герой буларак һәлак булуын билгеләп үтте. "Бөтен Россия, бөтен Татарстан, Түбән Кама белән бергә кайгыра. Үз Ватанының данлы улына мәңгелек истәлек! "- диде Айдар Метшин.

Подполковник Михаил Давыдов һәлак булган егетнең туганнарына һава-десант гаскәрләре командованиесе исеменнән кайгы уртаклашуын белдерде. «Илнурны инде берничек тә кире кайтарып булмый, әмма ул үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде. Ул аңлы рәвештә армия сафларына басты, берничә тапкыр Чечня Республикасында контртеррористик операцияләрдә катнашты", - дип сөйләде Давыдов.

 Илнурны шәхсән белгән кешеләр аны шат күңелле кеше дип искә алды.
"Ачык, сөйкемле егет иде, гел елмаеп йөрде. Аны әллә кайдан танып була, озын буйлы, киң гәүдәле егет. Һәрвакыт үз фикере булды», - дип искә ала Илнурның сыйныфташы Миләүшә Зиннурова.
 Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу белдергән иде.

«Кызганычка, безнең республика беренче югалту кичерде. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турындагы хәбәр тирән кайгы белән кабул ителде. Хәрби бурычын үтәп, сержант-контрактчыбыз батырлык үрнәге күрсәтте. Аның үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар кылуы — үз халкының лаеклы улы булу билгесе», — диелә хәбәрдә. 

"Илнур сыйныфның җаны иде"

Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә Түбән Камада туган. Аның әтисе Фәнис - элеккеге хәрби, хәзер Түбән Каманың 1 нче гимназиясендә ОБЖ фәнен укыта. 
2008 елда Илнур Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче номерлы гимназиясен тәмамлый һәм Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. 

Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясенең химия укытучысы, Илнурның сыйныф җитәкчесе Лидия Клюге да: "Ул бик яхшы күңелле, хәтта аның күзләреннән үк нур бөркелеп тора, ярдәмчел малай иде. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган егет сыйныфыбызның җаны иде.Әгәр дә кемгәдер нидер булган икән, ул һичшиксез аңа ярдәмгә килеп җитәр, тынычландырыр, кәефен күтәрер. Үзенең якыннары һәм үзенең Ватаны өчен борчыла торган чын ир-егет. Менә шуңа үзенең киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләгәндер. Барлык сыйныфташлары күңелендә ул ачык күңелле итеп искә калган".

2013 елда Илнур контракт буенча хезмәт итәргә карар кыла. Аны Ульян өлкәсенә хәрби частька җибәрәләр. Биредә ул Россиянең Һава-десант гаскәрләре арасында иң яхшыларның берсе булган 73612 номерлы частьта 10 елга якын контракт буенча хезмәт иткән.
2021 елда Илнур сөйгән кызы Кристина белән гаилә кора. 
Батырларча һәлак булган якташыбызны Түбән Кама мөселман зиратына геройлар аллеясына җирләделәр. 
Фото: https://ntr-24.ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading