16+

Улым армиядән кайткач, эчүгә сабышты

Авылдагы йортыбызда улым белән икәү генә яшибез. Иптәшем күптән гүр иясе булды. Улым әлегә кадәр өйләнмәде.

Улым армиядән кайткач, эчүгә сабышты

Авылдагы йортыбызда улым белән икәү генә яшибез. Иптәшем күптән гүр иясе булды. Улым әлегә кадәр өйләнмәде.

Армиягә кадәр улым бер кыз белән очрашып йөрде. Яратышып йөрделәр. Армиядә чакта хатлар алыштылар. Ләкин кыз нигәдер улымны көтмәде, сигез айдан соң башка егеткә кияүгә чыкты. Әллә үзе, әллә дуслары җиткергән – улым бу хакта белде. Аның кайтуын куркып кына көттек, кызган баштан ни эшләмәс?  

Аллага шөкер, улым тыныч кына кайтты. Матур гына яши башладык. Ләкин ул үз эченә бикләнде, бер кыз белән дә аралашмады, сөйләшмәде. Кызларга ышанычы югалгандыр инде. Хәзер аңа 40 яшь. Өйләнмәс тә инде ул.

Авылда аның өйләнмәгән дуслары күп. Еш кына җыелышып утыралар, эчәләр. Ләкин мин моңа бик каршы. Эчү юньлегә илтми ул, бигрәк тә көтү белән эчкәндә. Телевизорда яки газетада көн дә диярлек исерекләрнең бер-берсен суйганы турында куркыныч хәбәр биреп торалар. Аллам сакласын!

Эштән соң эчәргә эзләп урамга чыгып китүен беләм. Шуңа күрә өйгә кайткач, улыма үзем салып бирәм. Күршеләргә аракы сорап кермәсен өчен үзем эчертәм. Ике рюмка эчсә, шул җитә аңа. Ятып йоклый. Ул өйдә булса, минем дә күңел тыныч. Бу хәлдән чыгуның башка чарасын күрмим. Ни кылыйм соң?

Фото: pixabay.com 

Анна Ф.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    10

    0

    Ялгыз хатын бн таныштырып карарга кирэк, уртак тел табып аралаша башласа, бик яхшы булыр иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла м гына сакласын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сами спаиваето своего сына , это не выход

        Мөһим

        loading