16+

Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер

Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы. 

Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер

Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы. 

Менә без су эчеп үскән Фатыйх абый чишмәсе. Аның кайчан ага башлаганын беркем дә белми. Мин кечкенә чакта ул ике жирдән ага иде ул. Берсе акрын, икенчесе көчлерәк иде. Бу чишмә ярты Юлбатны сулы итте. Халыкның яшәү чыганагы булды. 

Әкрен генә чишмә сукмагыннан төшәм. Үземнең бала чагымны, үсмер вакытларымны уйлыйм. Сукмак тулы көянтә-чиләк тоткан әби-апалар, балалар көне буе су китерә иде. Әни белән төнлә керосин фонары белән ләгән тартып кер чайкарга барабыз. Әни башта чишмәдән рөхсәт сорый. Аннан соң гына чайкый башлый. Әни рөхсәт сорагач, чишмә тагын да шаулап аккан шикелле була. Әни һәр нәрсәнең иясе бар, дип әйтә иде. Хәзер шул чишмәгә багана утыртып, ут куйганнар. Яп-якты булып тора. Тик чишмә сукмаклары гына бушап калган. Һәр өйгә дә су кергән.

Чишмә буе гына түгел, авыллар да бушап кала. Узем урам буйлап атлыйм, һәрбер йортны күз алдыннан уздырам. Монда биш, монысында – сигез бала үсте. Хәзер авыл тып-тын, машина тавышы гына ишетелә. Без үскәндә кыш көне малайлар елгада боз ясап, хоккей уйный иде. Аларның тавышыннан бөтен авыл шаулап торды. Аяктагы итекләр, пәлтә итәкләре бозланып катканчы чана шуабыз. Әле аның чанасын да әти утын агачыннан ясап биргән. Табаннарын сабынлап куя иде. Ул агач чана безгә бик авыр да булгандыр, ләкин без армый идек! Чананы тартыпмы тарта идек. Бик күңелле балачак булган ул!

Хәзер тормыш бик матур, урам буйлап барысын карап барам. Һәммәбездә дә бик яхшы йортлар. Капка төбе саен икешәр машина. Тимер капка-коймалар. Авыл уртасында мәчет, ике кибет, зур клуб. Быел яңа ФАП ачылды. Яшәгән кешегә бар нәрсә дә бар. Ферма-амбары эшләп тора. Ләкин күп өйләр буш. Кайсында бер кеше генә яши. Гаиләдә бер малай булса да, ул да башка чыга. Дала кадәр өйдә әти белән әни үзләре генә кала. Балаңның баласы да читтә үсә. Чит ояда үскән онык, синең оныгың түгел шул ул. 

Урамнан кайтканда яшьтәш очрый. Хәлләрегез ничек, дим. “Бабай белән икебез генә торабыз”, – дип җаваплый ул миңа. “Рәхәттер инде?” – дим. 
– Нинди рәхәт булсын, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрибез. Кайсы кайтыр икән дип көтәбез. Оныкларны да сирәк күрәбез. Эшләп булмый, аяк-куллар сызлый.
– Хәзер сызлый, урын өстендә калгач, нишләрсез соң?
– Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер, – ди.
Күзләргә яшьләр килә, күңелләр тула. Нинди заман бу?! Туган нигезләр бушап кала. Балалар әти-әнидән читләшә. Аралаша-сөйләшә, хәтта исәнләшә белмиләр. 

Каршыма мәктәптән кайтучы балалар очрый. Аларның сөйләшкәннәрен тыңлап торам. Яртылаш русча сөйләшә балалар, татарчаны да кушып жибәрәләр. “Исәнмесез, балалар!” – дим. Алар хәтта борылып та карамый. Үзләренең телефондагы мультикларын сөйләшәләр.
Менә авыл башына житәм. Гатау абыйлар капка төбенә туктыйм. Капка төпләрен кар каплаган. Бу йортта 5 малай, 3 кыз үсте бит. Бик оста итек басучылар иде. Юлбатта Дәүли, Фәтхрахман, Билал абыйлар да оста итек басучылар булды. 

Их, урамдагы бушлык күңелләргә керә. Урам башында Карачтау дигән тау бар. Элек ул бик матур иде. Тау итәген сөреп, агач утырттылар. Хәзер кап-кара булып тора. Киләчәк буыннарга анда агач үсәр бәлки.

Авыл урамыннан чыгып юлдан атлыйм. Инеш аркылы зур күпер салганнар. Юлларда асфальт хәзер. Бер авылда – ике күпер. Элек күпер Тенекидә генә иде. Күпер булу да зур байлык. Бу тормышка шатланып карыйм. Тамак тук, кибетләр бай, нәрсә ашыйсың килсә, шул бар. Күңел генә тыныч түгел. Алдагы көнгә ышаныч юк. Иртәгә нинди хәбәр ишетелер икән дип, йөрәк куркып тора. Хәерле көннәр, тыныч төннәр бирсен иде Ходаем, дип тәмамлыйм бу язмамны. Күңелгә уйлар килә дә китә. Йөрәктән берсе дә эзсез узмаган. Хәзер олыгая башлагач, барысын уйлап исәпләп ятасың икән.

Гөлфия Галиева

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белаааа

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ин беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэк

      Мөһим

      loading
      2
      X