Елның уңай килүе, умартачыларның тырышлыгы барабәренә узган ел республикабызда 5,5 мең тонна тирәсе бал җитештерелгән иде.
Уңыш куандырса да, аның сатылышы борчый. Никтер бал элеккеге кебек үтми, киләсе ел уңышына кадәр кисмәк төбендә эрмекләнеп ята бирә.
Авылларда да бүген йорт аралаш умарта тоталар. Димәк, сату мәсьәләсе дә елдан ел авырлаша бара. Татарстанда җитештерелгән балның 30 процент тирәсе авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла икән. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендәге сәүдә мәйданнарында исә 99 тонна бал белән сәүдә итсәләр дә, умартачыларның кисмәк төпләре бушамаган. Язгы якта иске балга ихтияҗ юк диярлек, сәүдә туктап калгандай була.
Әтнә районының Иске Җогып авылында яшәүче Фәрит Фәйзуллинны да борчый торган мәсьәлә бу. Дөрес, умартачылык җәһәтендә крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, эш кәсебен балчылыкка ук юнәлтмәсә дә, хуҗалыгында ишле генә умарта оялары бар.
– Әтисез үселде, балачактагы тормышлар авыр иде. Хатыным Оркыя балчылар нәселеннән. Өйләнешкәч, бирнәсе итеп бер баш умарта оясы бирделәр. Элек бит умарта асраган кешеләр хәлле тормышта яши иде. Безне дә ныгып китсеннәр дигәннәрдер инде. Оркыя янында басып торып, умарта карарга өйрәндем. Бер оядан башланган кәсеп ишле бүген. 30лап! Иренмәсәң, коры елны да табышлы, эше дә вакытлы гына бит. Күңелне борчыганы икенче. Беренчедән, ит, сөт бәяләре артып тора, ә балныкы 10 елдан бирле каккан казык гел бер урында – 3 литрлы банкасы 1500 сум. Әле бу бәя алучы булса гына! Үтми бит, аптырагач 1200 сумнан биреп җибәрәбез. Кисмәк төбендә ятмасын, дибез. Хәзер җай алдык, Коръән ашларында да садакага бал таратабыз, кунакка барсак та күчтәнәчкә – бал. Кечкенә банкаларга тутырабыз да. Әле сатылмаган бал да кисмәктә шактый, кая гына куясы? – ди Фәрит абый Фәйзуллин.
Борчуы урынсыз түгел. Җитештерелгән товарның сатылып бетмәве, сүз дә юк, бүгенгә умартачыны гына борчый. Әгәр дә гади умартачының сәүдәсен киңәйтерлек мөмкинлеге юк икән, җаваплырак тармакларга да берникадәр “фидакарьлек” күрсәтер вакыт җиткәндер кебек. Шул җәһәттән Татарстан Республикасының фермерлык һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр әфәнде Байтемировка да мөрәҗәгать итеп, фикерен белештек.
– Республика җитәкчелеге бу хакта хәбәрдар, әлбәттә. Фермерларның, умартачыларның хәлен беләбез. Башкортстанда күптән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балны туклану системасына керткәннәр, безгә дә уйланырга кирәк. Татарстан Республикасы Рәисе белән бу хакта сөйләшкән дә идек инде, тик пандемия чоры аяк салды, проект гамәлгә ашмады. Инде җиң сызганып эшкә тотынасы. Махсус савытларга 10 грамм бал салып, һәр укучыга бирүне күздә тоткан идек тә. Кайбер әти-әниләр: “Минем балама бал ашарга ярамый, аллергия”, – дип әйтергә мөмкин. Ул мәсьәлә дә калыкмыйча калмас. Монда мәктәп һәм балалар бакчасындагы шәфкать туташларының һәр баланың саулыгына игътибарлы булып, баланың аллергиясе булу-булмавын ачыклап, махсус исемлеккә теркәргә тиеш. Андый балалар саавыттагы балны өенә алып кайтып китә ала, – ди Камияр Байтимеров.
Аннан соң бит әле, үзебездә никадәр татлы ризык җитештерүче оешмалар бар. Балны иркен тоталар, дип чамалыйм. Балны энә күзеннән үткәргәндәй, җентекләп тикшереп, читтән сатып алуларын беләм. Бу фикерне җиткергәч: “Чикләр ачык бит. Күрше республика умартачыларына безгә кермәгез, дип тыя алмыйбыз. Безнекеләрнгә дә юк ачык”, – дип куйды Камияр әфәнде. Татар халкының тагын мәкале хак! Эшчән әмәлен, ялкау сәбәбен табар, диме әле?!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар