Рамил Гыйләҗев быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли
Актаныш районында меңләгән каз асраучы бер Рамил Гыйләҗев кенә түгел. Ә менә Төркиягә кадәр барып җиткән, сыйфатлы итеп ысланган, какланган казлар бары аларда гынадыр, мөгаен.
Рамил башта дуңгызлар асраган. Аннары кошчылыкка күчкән. Быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли. Актаныштан 7‑8...
Рамил Гыйләҗев быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли
Актаныш районында меңләгән каз асраучы бер Рамил Гыйләҗев кенә түгел. Ә менә Төркиягә кадәр барып җиткән, сыйфатлы итеп ысланган, какланган казлар бары аларда гынадыр, мөгаен.
Рамил башта дуңгызлар асраган. Аннары кошчылыкка күчкән. Быел казлар санын 3 меңгә җиткерергә исәпли. Актаныштан 7‑8 чакрым ераклыкта, Әҗәкүл дигән авыл янында җир алып, ферма төзеп куйган, күле дә бар.
- Бәбкәләрне Башкортстан якларыннан барып алабыз. Гадәттә, бибиләрнең 6‑7 проценты үлеп бетә. Баштарак моңа борчылсак та, тора‑бара ияләндек инде. Ныграк булсыннар өчен, махсус витаминнар бирә башладык. Казны гел карап торырга кирәк. Үсеп җитте дигәч тә, күздән ычкындырып булмый. Берсендә зур казларыбызны төлкеләр буа башлады. Егермеләп казыбызны юк иткәндер, төгәл санын кем белгән, меңләгән казны гел санап та торып булмый бит. Төлкеләр белән көрәшер өчен мылтык алырга туры килде, - ди Рамил.
Казны ыслап, каклап сату отышлырак дип саный фермер. Шуңа да ыслау аппараты алып куйган. Әлеге җиһаз берьюлы 100 каз ысларга мөмкинлек бирә икән, саклар өчен зур суыткычлары да бар.
- Ыслаганда бары экологик яктан чиста, сәламәтлеккә зыян китерми торган продуктлар гына кулланабыз, күп нәрсә сыйфатка бәйле бит, бер авыз итеп караган кешенең тагын аласы килсен дип, шуңа тырышабыз, - ди Рамил.
Баштарак, ыслаганда, шактый казны бозган алар. Беренче коймак төерле була дигәндәй, көненә 15‑20ләп каз яраксызга әйләнә иде, дип искә ала Гыйләҗевләр. Тора-бара интернеттан рецептлар табып, ыслаучы кешеләр белән киңәшләшеп, бу эшнең осталарына әйләнәләр. Дөрес, «телеңне йотарлык» дип мактаган казларын авыз итә алмадым. Каз ашарга кыш уртасында килерсең, дип чакырдылар.
Товарларын бик тиз сатып бетерәләр икән. Татарстан районнарында гына түгел, чит төбәкләрдән дә сораучылар җитәрлек. Күпләп сатып алучы оешмалар белән дә эшлиләр. Тәме генә түгел, бәясе дә җәлеп итә сатып алучыларны. Уртача зурлыктагы бер каклаган каз 1600 сумнан башлана. Ә кибетләрдә казның бер килосын шул бәядән тәкъдим итәләр.
Әлбәттә, меңләгән казны суйганда да эш җитәрлек.
- Каз өмәләре үткәрәбез, күрше авыллардан да апаларны, әбиләрне дәшәм. Бер каз йолкыганга 100 сум түлим, ун каз йолкыганга бер каз бирәм,- ди Рамил.
Фермасына тәвә кошы гаиләсе алган. Ләкин кошлар ишәергә бик ашыкмый икән әле. Бәбкәләре азрак үскәч тә зәгыйфьләнә, үлә. Әллә бездәге һава шартлары туры килми, дип аптырый Рамил. Шулай ук фермасындагы күлдә балык та үрчетә башлаган. Кызганычка, шәхси хуҗалыклары саналган бу сулыктан аларның үрчетергә дип махсус җибәрелгән балыкларын тотучылар бар икән.
Хәзергә Рамил бәбкәләрне сатып алырга мәҗбүр, югыйсә инкубатор аппараты өр‑яңа килеш, тартмасыннан да чыкмаган хәлдә тора. Аны эшләтеп җибәрер өчен финанс мөмкинлекләре җитеп бетми, ди. Әңгәмәдәшемнән районнан күрсәтелгән ярдәм турында сорашам.
- Гаилә фермалары барлыкка килә башлаган вакытта барысын да бик матур итеп тасвирлаганнар иде, ярдәм дә вәгъдә иттеләр, шуңа кызыгып тотындым да инде бу эшкә, ләкин барысы да без хыялланганча булып чыкмады. Эшне башлар өчен дуңгыз фермасын, машинамны сатарга, кредит алырга туры килде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгыннан 500 мең сум субсидия бүлеп бирделәр анысы. Тик каз фермасы эшен җәелдерү өчен 8 миллион сумлап акча китте. Хәзер дә менә ай саен 50 мең кредит түләп барам, планнар зурдан, тик мөмкинлекләр җитми, күңел төшә. Ферма урнашкан болынга керү юлы бик начар, яңгыр яуса, машина белән бөтенләй йөреп булмый, инкубатор өчен бинаны төзеп бетерә алмыйм. Район ярдәм итәргә тырыша инде анысы, әнә, икмәк белән булышабыз, диделәр, тик гаилә фермасын теркәгәндә төзелгән өч яклы килешү нигезендә районнан күрсәтелергә тиешле акчалата ярдәм юк, - ди Рамил.
Әлеге мәсьәлә буенча Актаныш районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек.
Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы вәкиле Булат Шәйхразиев әйтүенчә, районда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гаилә фермалары шактый.
- 2014 елны Актанышта безнең министрлык линиясе аша бер гаилә фермасына ярдәм күрсәтелде. Гадәттә, субсидияләр рекомендацияләр нигезендә бирелә. Хөкүмәт акчасын максатчан куллана белмәүчеләр дә бар бит. Әйтик, тикшерү узганны гына көтәләр дә гаилә фермасы ябыла, субсидия акчасына машина алучылар да бар. Рамил Гыйләҗевне борчыган мәсьәлә белән дә танышмын. Ул бик тырыш, актив егет. Эшмәкәрләр, фермерлар өчен лизинг программасы эшли. Рамилгә дә шунда катнашырга тәкъдим иткән идем. Әмма аның ферма эшчәнлеге программа таләпләренә туры килеп бетмәде. Гадәттә, программа нигезендә берәр җиһазны лизинг буенча алалар, ә Рамил инде барлык кирәкле технологияне үз акчасына алып куйган,- ди Булат Шәйхразиев.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов та, кулдан килгәнчә, район һәркемгә ярдәм итәргә тырыша, ди.
- Район акча бирер алдыннан фермерларны үзенә күрә сыный: эшчәнлеген җәелдереп җибәрә аламы ул, акчаны кирәкле максатларда файдаланамы. Хәер, хәзергә районның гаилә фермаларына акчалата ярдәм итү мөмкинлеге юк. Төзелеш материаллары, башка‑кирәк яраклар белән ярдәм итәргә тырышабыз. Бездә күп фермаларга юллар юк. Республиканың юлларны төзекләндерүгә юнәлтелгән махсус программасы нигезендә, фермаларга юллар ясарга телибез. Әмма мине дөрес аңлагыз, беренче чиратта, әлбәттә инде, озак еллар эшләгән, зур уңышлар күрсәткән фермаларга юл салыначак. Каз фермасы бит ул сезонлы эш. Акрынлап, матди хәлләр җайлангач, барысына да ярдәм итәрбез, - дип вәгъдә бирде Дәниф әфәнде.
Сүзен-сүзгә
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов:
- Республикада яңа программа эшли башлады. 2015-2017 елларга исәпләнгән «Хайван үрчетү белән шөгыльләнгән гаилә фермаларына, крестьян хуҗалыкларына ярдәм» программасы нигезендә, фермерлар грант ота ала. Грантның күләме - 1-5 миллион сум. 90 гариза кабул ителде инде. Катнашуның үз таләпләре бар: әйтик, хуҗалыкның теркәлү вакыты бер елдан да ким булмаска, ул бары бер юнәлеш буенча гына эшләргә тиеш, хуҗалыкта өч даими эш урыны булдыру шарт. Откан акчаны мал санын арттыру, ферманы төзекләндерү, техника алу кебек эшләрдә файдаланырга рөхсәт ителә.
2011-12 елларда гаилә фермалары өчен муниципалитетлар белән берлектә махсус программа эшләде. Аның буенча, ферма төзегәндә чыгымнарның 30 процентын республика бюджеты, 30 процентын район хакимияте, 40 процентын фермер үзе капларга тиеш иде. Актаныштан әлеге программада 22 крестьян хуҗалыгы катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бу максатларда 13,885 мең сум бүлеп бирелде. Актаныш район хакимияте, шәхси фермаларга ярдәм йөзеннән, 2 миллионнан артык акча күчергән. Район үз эшен 14,6 процентка үтәгән дип исәпләнә. Әлеге сорау Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен яклау вәкаләтле вәкиленең контролендә.
Комментарийлар