16+

Дога кылу әдәпләре һәм кабул булуының сәбәпләре

Алмаз хәзрәт Сафинның “Кабул булган дога” китабыннан алынды.

Дога кылу әдәпләре һәм кабул булуының сәбәпләре

Алмаз хәзрәт Сафинның “Кабул булган дога” китабыннан алынды.

Мөмкинлек булса, дога кылыр алдыннан тәһарәт алу;
Кыйблага юнәлү;
Кулларны күкрәк турысына күтәрү;
Аллаһка карата ихласлы булу;
Аллаһны мактап, Мөхәммәд (с.г.с.)гә салават әйтеп доганы башлау һәм тәмамлау;

Дога кылганда Аллаһның исем-сыйфатларын куллану һәм үзеңнең кылган изге гамәлләреңне искә алу;
Ашаган ризык, эчкән эчемлек һәм кигән кием хәләл булу;
Башка кеше өчен дога кылса, иң әүвәл үзе өчен шул нәрсәне Аллаһтан сорау;
Доганың кабул булуына чын күңелдән ышану;

Кат-кат дога кылу һәм кабул булуыннан өметне өзмәү;
 Дога кылганда күңел белән башка нәрсәләр турында уйламау;
 Рәхәт вакытта да һәм авыр чакта да дога кылу;
 Бер Аллаһка гына дога кылу;
 Кычкырмыйча, түбән тавыш белән дога кылу;
 Гөнаһ кылуыңны тану һәм Аллаһ биргән нигъмәтләргә шөкер итү;

Үзеңә авырлык китереп, шигъри рәвештә дога кылмау;
 Аллаһка түбәнчелек күрсәтеп, курку һәм өмет хисе белән дога кылу;
 Сорарга теләгән нәрсәне дога кылганда өчәр тапкыр кабатлау;
 Дога кылганда гөнаһлы нәрсәне, туганнар белән араны өзүне сорамау.
 
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading