16+

“Сул кул белән ашау турында Исламда нәрсә диелә?”: сорауларга - җаваплар

“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”, “Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?”  - Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән.

“Сул кул белән ашау турында Исламда нәрсә диелә?”: сорауларга - җаваплар

“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”, “Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?”  - Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән.

“Әссәламегаләйкем, хәзрәт. Үзем намазда, әлхәмделилләһ. Хатынны ничек үгетләргә?”
– Аның берничә юлы бар: сабырлык, хикмәт, матур вәгазь, яхшы үрнәк. Иң мөһиме ачуланма, үпкәләмә, кычкырма, яратып, хөрмәт итеп башкарсаң, хатының күңеле белән кабул итәчәк.

“Төшләр чынга ашып бара. Төшләргә ышану дөресме?
– Дөрес, тик кайберләре шайтаннан булырга мөмкин. Сак булыгыз.

“Нигә догалар кабул булмый, нәрсә өстендә эшләргә кирәк?”
– Яки сез сораган әйбер сезнең өчен хәерле түгел, йә ихласлыгыгыз җитми. Йә булмаса гөнаһлардан тәүбә итмәгәнсез. Догалар кабул була торган вакытларда сорап карагыз. 

“Җәй айларында баланы сөннәткә утырту начар түгелме?”
– Дин буенча бер гөнаһы да юк. Медицина буенча әйтә алмыйм. 

“Диндә кургаш коеп өшкерү бармы? 
– Юк. Диндә фәкать Коръән белән генә ярый.

“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”
– Даян, дип Пәйгамбәребез бер хәдисендә Аллаһны атый. Хәерле, шул ук вакытта җаваплы һәм көчле исем. Баланы бу исемгә туры килерлек итеп тәрбияләргә кирәк. 

“Кемгә хәер бирү хәерлерәк?”
– Үзе бик мохтаҗ булып та, хәер сорарга оялган кешегә.

“Укылмый калган намазың булса, икенче көнгә аның фарызын гына укырга ярыймы?”
– Намазны вакытында уку фарыз. Укымый калдыру – зур гөнаһ. Әгәр дә сездән тормаган сәбәпләр белән калса, фарызын гына каза кыласыз.

“Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?” 
– Дөрес түгел. Мөселманнар “Аллаһ белүче” диләр.

“Шампан шәрабын алып бирергә куштылар. Аны сатып алып, сораган кешегә тапшыру гөнаһ түгелме?”
– Аның гөнаһы эчкән кебек үк булачак. Бу Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә язылган.

“Машинада барганда намаз укырга ярыймы?”
– Әгәр дә туктап укырга мөмкинлек булса, машинада уку дөрес булмас.

“Ни өчен һаман бер үк хаталар эшләнә, вакыйгалар кабатлана?”
– Дөрес нәтиҗә ясамыйсыз. Хаталарның килеп чыгу сәбәпләрен үзегездән эзләгез.

“Тәмәке тарту хәраммы? Хөкеме хәмернеке кебекме?”
– “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 157нче аятен карасак, анда Аллаһ кешегә зыян салган һәр нәрсәне хәрам ди.

“Дога тәкъдирне үзгәртә аламы?”
– Әйе, үзгәртә.

“10 яшьлек баланы яулык ябарга мәҗбүриләү дөресме?”
– Мәҗбүриләргә ярамый. 12-14 яшьтә. Йомшак белән генә аңлатырга кирәк.

“Доганы намаз укымаган кешегә дә укырга ярыймы?”
– Аллаһның капкасы барлык кешеләр өчен дә ачык. Намазлы булсаң, догалар тизрәк кабул булыр һәм хәерлесе генә тормышка ашар.

“Истихара намазыннан соң җавап күпме вакытта килә?”
– Истихара намазын уку мөһим, ә җавабын көтү түгел. Җавабы килмәсә дә, җаның теләгәнчә эшлә. Шул дөрес булыр.

“Нумерологларга мөрәҗәгать итәргә ярыймы?”
– Исламда нумерология дә, астрология дә, йолдызнамәләр дә тыелган. 

“Диндә баланы кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый дигән әйбер бармы?”
– Юк.

“Сул кул белән ашау турында Исламда нәрсә диелә?”
– Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Сул кул белән ашамагыз. Дөреслектә, сул кул белән шайтан ашыйдыр”, – ди.

“Балага узмас өчен саклану рөхсәт ителәме?”
– Әйе. Ислам динендә гаиләне планлаштыру рөхсәт ителә.

“Намазны ташласаң, гөнаһы зурмы?”
– Ялкаулык белән булса, зур гөнаһ. Әгәр дә намаз укырга кирәкми, бер файдасы да юк дигән фикер белән калдырсагыз, диннән дә чыгарга мөмкинсез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

25

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading