16+

Йолдызнамә (8-15 апрель)

Бу атнада безне ниләр көтә? Йолдызлар фаразы.

Бу атнада безне ниләр көтә? Йолдызлар фаразы.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарлар бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртса, яхшырак булыр. Әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрегезне эшләгез. Өстенлекле юнәлешләрне дөрес билгеләргә тырышыгыз. Башта иң мөһим мәсьәләләрне чишүдән башлагыз, дип киңәш итә йолдызлар. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларга уйламаган, көтмәгән җирдән зур гына күләмдә акча керүе ихтимал. Инде күптәннән “кара” көнгә акча туплап куярга хыялланган Үгезбозауларның хыяллары, ниһаять, тормышка ашырга мөмкин. Атна ахыры бик тә шатлыклы бер хәбәр белән сөендерер.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга кирәк. Бу көннәрдә салкын тидерү, хроник авырулар баш калкыту куркынычы зур. Кайда булсагыз да, тыныч, тотрыклы атмосфера сакларга тырышыгыз. Үзегезне контрольдә тотыгыз, бәхәсләшмәгез. Күпне күрү һәм ишетү әле ул артыгын сөйләргә кирәк, дигән сүз түгел. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Тормышыгызга үзгәрешләр бөтен киртәләрне җимереп керергә тора. Онытылды, сүнде, дип уйлаган хисләрегез янә кабынып китәргә мөмкин. Карьера үсеше турында хыялланган булсагыз, ул вакыт килде: каушап калмагыз. Тик уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк булачак. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Финанс хәлегез эшкә ни дәрәҗәдә җитди мөнәсәбәттә булуыгызга, тырышлыгыгызга карый. Ялкаулык йөгәнен салып ташларга вакыттыр бәлки? Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, үпкәләтмәскә тырышыгыз. Әллә кайчангы хыялыгызны тормышка ашыру өчен кулай атна. 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Иммун системагызның какшавын үзегез дә сизәсез, шуңа күрә, тулысынча сәламәт яшәү рәвешенә күчсәгез, яхшырак булыр. Сөйгәнегез белән бергә үткәргән вакытлар күңелегезне тырнап торыр, аңа карата мәхәббәт хисләре яңарыр. Финанс хәлегезгә бәйле кайбер үзгәрешләр булыр, акча килә дә китә, төшенкелеккә бирелмәгез. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Гаилә белән эш арасында алтын урталыкны таба алмый интегәчәксез. Өйдә утырып эшләү үзенекен итә, күрәсең. Эшкә игътибарны киметсәгез, анда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә исә, эшегезгә карата көнчелек аркасында шулай ук тавыш-гауга килеп чыгуы ихтимал. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Тормышыгызда кискен борылышлар көтелә. Дусларыгыз һәм шулай ук әти-әниегез белән мөнәсәбәтләрегез бозылып китәргә мөмкин. Гомумән, сезгә узара мөнәсәбәтләр буенча зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Ялгызлыктан качарга, дуслар табарга тырышыгыз. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Ялгыз Укчыларга шәхси тормышларын җайга салу өчен уңай чор. Яңа романтик мөнәсәбәтләрнең баш калкытуы да бик ихтимал. Йолдызлар гаиләле Укчыларга сөйгән ярларына игътибарны арттырырга киңәш итә. Сөйгәнегезгә карата хисләрегез тагын да көчәергә мөмкин. Маҗараларга бай атна. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Үз эчегезгә бикләнмәгез, күрешеп булсмаса, телефон аша булса да, дусларыгыз белән аралашырга тырышыгыз. Кыюсызлыгыгыз аралашуга комачаулык итмәсен, үзегезне иркенрәк тотарга тырышыгыз. Үзегезне тормышта буталып калган кебек тоясыз, ә чынлыкта бернинди дә проблема да юк, сез аны күпертәсез генә. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Дисциплина һәм тагын бер кат дисциплина. Ялкаулыкка бирешмәгез, бүгенге эшләрне иртәгегә калдырмагыз. Күңелегезне борчып торган уйлардан арынырга тырышыгыз. Кыюрак булыгыз, үзегезне күрсәтер өчен әнә шул сыйфат җитми сезгә. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Иске дус яңасыннан яхшырак, дигән әйтемне бу атнада шигарь итеп алыгыз. Күңелегезне биреп, дус дип йөргән кешенең сезне сатуы йөрәгегезне әрнетсә дә, гафу итегез аны. Вөҗдан газабы белән сезгә түгел, аңа яшисе бит. Ә бумеранг законын әле бер кем дә кире какмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading