16+

Үз-үзегезне эчтән “ашап” йөрүегездән туктагыз (Йолдызнамә (5-12 апрель)

Кучкар (21 март - 20 апрель)   Үҗәт булыгыз. Фикерегезне кычкырып әйтергә читенсенмәгез. Җитәкчегезнең үтәмәгән вәгъдәсен ипләп кенә исенә төшерегез. Шимбә-якшәмбегә өегезгә эш алмагыз. Вакытыгызны күбрәк саф һавада үткәрегез.

Үз-үзегезне эчтән “ашап” йөрүегездән туктагыз (Йолдызнамә (5-12 апрель)

Кучкар (21 март - 20 апрель)   Үҗәт булыгыз. Фикерегезне кычкырып әйтергә читенсенмәгез. Җитәкчегезнең үтәмәгән вәгъдәсен ипләп кенә исенә төшерегез. Шимбә-якшәмбегә өегезгә эш алмагыз. Вакытыгызны күбрәк саф һавада үткәрегез.

Үгезбозау  (21 апрель - 20 май)
Тормышыгызда бүгеннән яхшы якка үзгәрешләр башланачак, алдыгызда бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Күчемсез милек белән бәйле эшләрегезне шушы арада тизрәк тәмамларга кирәк. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Серләрегезне бүлешкән кеше, сезнең ышанычыгыздан файдаланып, зыян салырга мөмкин. Үткәннәрдән сабак алырга өйрәнегез. Пәнҗешәмбе көнне өстәмә акча керүе ихтимал. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Якын кешегезнең хыялларын тормышка ашырырга булышуыгыз киләчәктә сезгә бонус белән әйләнеп кайтачак. Абруйлы кешедән тәкъдим керә, моңа җитди карагыз. Һәрвакыт тыныч булыгыз.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Гомер буе көткән хыялыгыз тормышка ашачак. Эшне башлаганчы ук, бөтен кешегә сөйләп бетерә торган гадәтегезне бетерегез. Нәтиҗәсен күргәч кенә шатлыгыгыз белән уртаклашыгыз.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Тормышыгыздагы аңлашылмаучанлыкларга нокта куелачак. Тыныч, нәтиҗәле чор башлана. Көтелмәгән сәфәр яки ниндидер мөһим эш килеп чыгарга мөмкин. Юлларда карап йөрегез.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Хезмәттәшлектә зур уңышларга ирешерсез. Документларга кул куяр алдыннан игътибар белән тикшерегез. Бу атнада аралашу даирәгез һәм мәнфәгатьләрегез үзгәрергә мөмкин. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Кешеләрне ышандыру сәләтегез хәтта күптән түгел эшләгән начар гамәлегезне дә оныттырачак. Ял көннәрендә бик сагынган кешегезне очратырсыз. Ул баш әйләндергеч мәхәббәт учагы кабынуга сәбәп булыр.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Акча мәсьәләләрен хәл итүне туктатып торуыгыз хәерлерәк булыр, әгәр кичектерергә ярамый торган эш икән, икенче атна башында эшләү яхшырак. Ләкин бу мәсьәләне гадәтләнгән ысул белән хәл итү тиешле нәтиҗә бирмәячәк. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Эшлекле очрашуларны эш көненең беренче яртысында үткәрергә тырышыгыз. Үз-үзегезгә ышанмау, икеләнү кебек, сезгә тынгы бирмәгән хисләр атна ахырында эреп югалачак. Башыгызны горур күтәреп йөрегез.

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Дәшми-тынмый гына канәгатьсезлек хисе кичереп, үз-үзегезне эчтән “ашап” йөрүегездән туктагыз. Әйтәсе килгән сүзегезне кешенең йөзенә туры карап әйтегез, үзегезгә дә җиңел булып китәр. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Бер бик якын дустыгыз сезгә яхшы киңәш бирер, аңа колак салыгыз. Моңарчы эшләп карамаган эшкә алынырга курыкмагыз. Сез аңа бик тиз өйрәнерсез һәм озакламый башкаларны да өйрәтә башларсыз.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading