16+

Өшкерүче Фәрит хәзрәт: «Җеннәр кешегә гашыйк булып та керә»

Җеннәр кешегә ни өчен керә? Җен алыштырган дигән сүз каян килеп чыккан? Сихерчеләргә кем хезмәт итә?

Өшкерүче Фәрит хәзрәт: «Җеннәр кешегә гашыйк булып та керә»

Җеннәр кешегә ни өчен керә? Җен алыштырган дигән сүз каян килеп чыккан? Сихерчеләргә кем хезмәт итә?

Казанның «Хәдичә» мәчете имам ­хатибы, өшкерүче Фәрит хәзрәт КАДЫЙРОВ белән шулар турында сөйләштек.

Күз тисә, кешенең хәле бетә

– Фәрит хәзрәт, күз тию дигән нәрсә чынлап та бармы?
– Бар һәм ул бик җитди әйбер. Күз тиюдән кеше үләргә дә мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) оныклары Хәсән белән Хөсәенне күз тиюдән саклау өчен: «Үгиизүкүмәә бикәлимәтилләһи-ттәәммәти миң күлли шәйтааниү үә һәәммәтиү үә миң күлли гәйнил ләәммәтин» (тәрҗемәсе: «Сезләрне теләсә нинди шайтаннан вә зарарлы нәрсәләрдән һәм яман күзләрдән сакласын өчен, Аллаһның сүзләре белән Аллаһның үзенә сыендырамын») дигән доганы укый торган булган. Безнең авылда булган бер хәлне сөйлиләр иде. Элек инешкә ат белән төшәләр иде бит. Бер ир, ике баласын атка утыртып, суга бара. Берәү, аларны күреп, ай-яй, балаларың үсеп җиткән икән, дип сок­ланып әйт­кән. Аның күзе бик каты булып, балалар өйгә кайткач тәгәрәп үлгәннәр. Бер туганыбызның да күзе каты иде. Аның безгә киләсен белсә, әни сыерны, сарыкларны тизрәк сарайга яба иде. Ул киткәч, бусагаларны, ишек тупсаларын юып чыгара иде. Кайбер кешенең күзе шундый каты була.

– Кеше үзенә күз тигәнен ничек белә ала?
– Хәле бетә, аның бернәрсә дә эшлисе килми, кулыннан эш төшә. Кәефе бетә, авырып китә, чөнки җен аның хәлен ала.

– Җен кагылган дигән сүз дә бар бит әле, анысы нәрсә?
– Җен кагылган кешенең күзендә нур булмый. Мине еш кына никах укытырга чакыралар. Кайвакыт кызның яки егетнең күзенә карап, җенле икәнен күрәм. Мәҗлестән соң мин аларга бала алып кайтырга ашыкмагыз әле, үзегезне өшкертеп карагыз дим. Алар тыңламый, хатын-кызның тиз генә бәби алып кайтасы килә бит. Шуннан авыру бала туа. Әнисендә җен булганда туган кешенең бозыгын чыгару бик авыр. Яңа гына эшләнгән сихерне чыгару бик җиңел.

«Бозым, чыгаргач, аны ясаган кешегә кайта»

– Сезгә өшкертергә күп киләләр. Өшкергән вакытта аларның җеннәре белән дә сөйләшәсез, диләр. Җеннәр тиз чыгамы?
– Җеннәр – сихерчеләрнең ялчылары. Кешегә аның кушуы буенча керәләр. Кемнеңдер гаиләсен бозалар, кемнедер –  эчүгә, ә кемнедер авыруга сабыштыралар, эшләре алга барган кешенең эше бармый башлый. Матур кешегә җен гашыйк булып та керә, кайберләре матурлыгыннан көнләшеп, аны ямьсезләр өчен кердем, ди. Алар бозымны кем куйганын да әйтәләр, әмма бөтенесенә дә ышанып булмый, алдарга да мөмкиннәр. Йөзгә бере генә дөресен әйтә. Мин өшкергәндә, кешеләр йә елый, йә көлә, йә тибенә, йә сугыша башлый. Кайберләре бик тыныч утыра, аннары соң бик каты авырыйлар. Шуннан кеше җен теле белән сөйләшә башлый. Мин алардан, ник кердең, кем белән яшисең, сез ничәү, нинди вазифа үтисең, дип сорыйм. Кайбере, яшәргә урын булмаганга кердем, дип тә әйтә. Алар бик тиз хәрәкәт итә. Бер дип әйтеп куйганда, алар Мәккәдә булырга мөмкин.

– Бозымны чагаргач, җеннәр кая китә?
– Сихерченең үзенә яки аны кем керткән, шуңа кайта. Шуның өчен дә алар бозым ясатырга сорап килгән кешегә, сихерне чыгара калсалар дип, аны үзенә кайтарырлык итеп эшлиләр, ягъни ясаткан кешегә кайта. Сихерчеләр – шайтаннарга иманын саткан кешеләр, алар бозым ясамый торса, ул үзе авырый башлый. Үлгән вакытларында тиз генә җан бирә алмый алар, җәфаланып үләләр.

– Сихер каян килеп чыккан соң ул?
– Һарут вә Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән ул сихер. Әмма алар аны беркемгә өйрәтмәде. «Без сезгә фетнәбез. Аллаһ безне сезне сихер белән сынар өчен җибәрде, сихер белән шөгыльләнсәгез, гөнаһлы бәндәләрдән булырсыз», – дип кисәттеләр. Аларның сихерләрен кешеләргә җеннәр өйрәтте. Сөләйман пәйгамбәрнең кошлар, җилләр белән сөйләшкәнлеге билгеле. Ул үлгәч, аның тәхет астына шайтаннар сихер китабын язып куя. Яһүдләр, моны күреп, Сөләйман пәйгамбәр сихерче булган икән дигән нәтиҗәгә килә. Бер галим кеше, Сөләйман галәйһиссәлләм кяфер булмады, ул сихер белән шөгыльләнмәде, китапка ышанмагыз, ди. Димәк, шайтаннар сихерне шул китапка язып калдырган.

– Шайтаннар кеше кыяфәтенә дә керә аламы?
– Мин сезгә үземнең әбиемнең әбисе белән булган хәлне сөйлим. Ул кендек әбисе булган. Бервакыт яхшы тарантаста яхшы гына киенгән бер кеше килеп, бер хатынга бала таптырырга кирәк, дигән. Әбигә күзен йомарга кушканнар, шунда ул аларның җен булуларын белеп ала, чөнки аяк­лары ат тоягы кебек иде ди. Бик тиз арада аны бер мунчага алып килгәннәр. Җен хатыны ләүкәдә ята, ди. Әбигә кулын юарга су кирәк бит, ләкин су юк. Мунчадагы суны ача алмыйлар, чөнки бисмилла әйтеп ябылган. Бер җен, менә шундый кешенең базында бисмилла әйтмичә ябылган сөт бар, ди һәм аны алып килә. Әби, төшемме бу, өнемме бу дип, балдагын сөт салынган чүлмәккә төшереп калдыра. Әбине алып кайтып куялар, беркемгә бернәрсә әйтмәскә кушалар. Икенче көнне ул киленен сөтле чүлмәкнең хуҗасына җибәрә. Минем балдагым шунда булырга тиеш, ди. Чынлап та балдакны шуннан табалар.

Сихердән ничек сакланырга?

– Сез үзегездә өшкерү сәләтен ничек ачтыгыз?
– Бервакыт эшкә барырга дип урамга чыктым, подъезд төбендә кешеләр җыелып тора. Барып карасам, бер кеше ята, авызыннан күбекләр чыккан, калтырана. Кулымны күкрәгенә куйдым да, «Аятел-көрси», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укыдым да, ул сикереп торып китеп барды. Аннары мәчеткә туганнары бер кызны алып килде. Ул ишеккә ябышкан да әллә нинди тавышлар чыгарып үкерә, мәчеткә керәсе килми икән моның, җене кертми. Мин аларның өйләренә үзем бардым. Догалар укый башлагач, әллә нинди яман тавышлар чыгарды һәм шуннан тынычланды. Төштә дә билге булды, анда, имеш, өшкерәм икән, шунда җеннәрнең чыкканнарын күрдем.

– Сезнеңчә, авыруларның да сәбәбе җеннән булып чыга түгелме?
– Яман шеш, йөрәк, шикәр авыруы шулардан. Шеше җен утырган урында башлана.

– Күз тию, сихердән ничек сакланырга?
– Һәрвакыт бисмилла әйтеп йөрергә кирәк. Өеннән бисмила әйтеп чыккан кешене 70 мең фәрештә саклап йөрер. Аллаһы Тәгалә аларга, бу кеше юлын миңа тапшырды, аны өенә кайтып кергәнче саклагыз, ди. Ишектән чыкканда да, өйгә кайтып кергәндә дә, телефоннан сөйләшә башлаганда да бисмилланы әйтегез. Телефон дигәннән, хәзер социаль челтәрләргә фотосурәтләрен эләләр. Шуннан күз тия, шуны кулланып бозарга мөмкиннәр. Фотоны кабергә күмәләр дә, кеше саргая башлый. Өйдә фотолар эленеп торырга тиеш түгел. Андый йортта фәрештәләр булмый. Гел тәһарәтле йөрегез, Аллаһы Тәгаләне зекер итегез, намаз укыгыз. Сокланып караганда, сөбханалла сүзен әйтегез. Шәригать кушканча киенегез, бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла.

Йоклар алдыннан кулларыгызны күтәреп, өч тапкыр «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс»не укып, тәнегезне сыпырыгыз, шул рәвешле шайтаннардан сакланырсыз.

Иртә-кич түбәндәге доганы укыгыз: «Лә иләһә илләлаһү вәхдәһү лә шәрикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галә күлли шәй-иң кадир!» («Аллаһыдан башка илаһ юк. Аның дусты һәм охшашы юк. Мөлкәт – Аныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәр нәрсәгә көче җитә!»).

 

Язмага реакция белдерегез

209

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт догалар өчен .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фәрит Хәзрәт телефон номерыгызны язып җибәрмәсезме икән

      • аватар Без имени

        0

        0

        Фэрит хэзрэт белэн элемтэгэ ничек чыгарга була икэн?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэерле кен. ФЭРИТ ХЭЗРЭТ БЕЛЭН ЭЛЕМТЭГЭ НИЧЕК КЕРЕРГЭ БУЛА?

          • аватар Без имени

            0

            6

            Исэнмесез ничек элемтэгэ кереп була ,телефон номеры каян алып була

            Мөһим

            loading
            2
            X