16+

Борычны кукуруз янына утыртыгыз

Болгар борычы үтәли җилне яратмый, шуңа да аны ачык грунтка кукуруз янына утыртыгыз.

Болгар борычы үтәли җилне яратмый, шуңа да аны ачык грунтка кукуруз янына утыртыгыз.

Борычны кабак, кишер, ташкабак, кыяр үскән урынга утырту дөрес. Әлеге агрокультуралар туфракны борыч өчен кирәкле булган файдалы компонентлар белән баеткан була. Борыч янында суган белән сарымсак үстергәндә дә уңай нәтиҗә күзәтелгән. Ә менә баклажан, бәрәңге, помидор үскән җиргә утырта күрмәгез. Аларның авырулары бертөрлерәк. Борычны утыртканда, чокырчык төбенә минераль ашлама, әйтик, бер аш кашыгы калий салып калдырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading