16+

Галстугыгыз бөгәрләнсә, 3 литрлы кайнар су салынган банканы урап куегыз

Киемнәрне полиэтилен пакетта сакламагыз. Алар дымланырга, аннары күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Иң яхшысы чүпрәк капчыкларда саклау.

Галстугыгыз бөгәрләнсә, 3 литрлы кайнар су салынган банканы урап куегыз

Киемнәрне полиэтилен пакетта сакламагыз. Алар дымланырга, аннары күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Иң яхшысы чүпрәк капчыкларда саклау.

*Ир-ат галстукларын үтүкләргә ярамаганын белә идегезме? Әгәр бөгәрләнгән булса, 3 литрлы кайнар су салынган банканы урап куярга мөмкин. 
*Чалбарның тез башы чыкмасын өчен, үтүкләр алдыннан аңа аш серкәсе кушылган су сиптереп алыгыз. 
*Чалбар сызыгы озак саклансын өчен, аның эчке яктан коры сабын ышкып чыгарга һәм тышкы яктан юеш чүпрәк куеп үтүкләргә кирәк. 
*Юа-юа керләрнең генә түгел, төймәләрнең дә төсе уңа башлый. Беренчел матурлыгын югалтмасын өчен, аларны төссез лак белән буярга кирәк.
*Хәзер кышкы киемнәрне алып куяр вакыт җитә. Еракка алып куйганчы, аларны юып кую хәерле булыр. Таплар киемне ямьсезләтеп кенә калмый, ә төрле бөҗәкләр дә китереп чыгарырга мөмкин.
*Киемнәрне полиэтилен пакетта сакламагыз. Алар дымланырга, аннары күгәрек барлыкка килергә мөмкин. Иң яхшысы чүпрәк капчыкларда саклау.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading