16+

Иң файдалы биш ярманы атадылар

Ярмалар арасында иң файдалысы карабодай булып чыкты.

Иң файдалы биш ярманы атадылар

Ярмалар арасында иң файдалысы карабодай булып чыкты.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) иң файдалы ярмалар рейтингын төзегән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ярмалар кешенең тәүлеклек рационының кимендә 40 процентын тәшкил итәргә тиеш, чөнки аларда алыштыргысыз витаминнар һәм микроэлементлар бар.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, беренче урынны карабодай алып тора. Ул аксым, антиоксидант һәм углеводларга бай. Карабодайдагы фолий кислотасы канны яхшырта, төрле авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Моннан тыш, шикәр диабетыннан һәм симерүдән интегүчеләргә әлеге ярманы ашарга киңәш итәләр.

Рейтингта икенче булып дөге тора. Бу ярма В группасы һәм Е группасы витаминнарына, төрле микроэлементларга, әйтик, тимер, цинк, магний, кальций һәм калийга бай.
Өченче урында исә солы тора. Әлеге ярма аксымга, файдалы микроэлементларга, витаминнарга һәм клетчаткага бай, канга холестерин таралудан саклый. Моннан тыш, иммунитетны ныгыта, шулай ук тире һәм чәч торышын яхшырта.

Белгечләр дүртенче урынны булгур ярмасына биргәннәр, ул К, Е һәм В төркеменә керүче витаминнар чыганагы булып тора. Шулай ук анда бета-каротин, магний, кальций һәм тимер бар.
Бишлекне кукуруз ярмасы йомгаклый. Аны чын мәгънәсендә сәламәтлекне кайгыртучы дип әйтергә була. Ул – йөрәк һәм кан әйләнеше системасына үтә дә кирәкле К витаминына һәм организмның картаюын тоткарлаучы Е витаминына бай.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X