16+

Өйдә суганны туфракта түгел, агач чүбендә үстерәм

Яшел кыяклы суганны җәй буе бакчадан алып кереп ашадык. Ә хәзер тәрәзә төбеннән генә өзеп алачакбыз.

Яшел кыяклы суганны җәй буе бакчадан алып кереп ашадык. Ә хәзер тәрәзә төбеннән генә өзеп алачакбыз.

Суганны туфракта түгел, агач чүбендә үстерәм мин. Бик җайлы да, пычрагы да юк. 
Моның өчен вак суганнар, агач чүбе һәм полиэтилен пакет кирәк була. Агач чүбен ике сәгать кайнар суда тотабыз. Аннары сыгып алып, пакет төбенә җәябез. Агач чүбе юеш түгел, дымлы булырга тиеш. Аның өстенә суганнарны утыртып чыгабыз. Тизрәк тишелеп чыксын өчен, койрыкларын бераз гына кисеп алабыз. Пакет эченә һава өреп, башын бәйләп куябыз. Суган кыяклары күренә башлагач, пакетны чишәбез, агач чүбе кипкән саен, дымландырып торабыз. Агач чүбе урынына бәдрәф кәгазен кулланучылар да бар икән. Ә миңа бу ысул ошады, сез дә кулланып карагыз. 

Зилә Идрисова,
Уфа.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading