16+

Ураза бәйрәме көнне пешерү өчен коймак РЕЦЕПТЛАРЫ

Ураза гаете көнне якыннарыгызны коймак белән сыйлагыз. Сезнең өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Ураза гаете көнне якыннарыгызны коймак белән сыйлагыз. Сезнең өчен берничә рецепт тәкъдим итәбез.

«Симез» коймак пешерү ЫСУЛЫ

 Аның өчен:

500 г кефир
1 йомырка
350 г он
2 аш кашыгы шикәр комы
1/2 чәй кашыгы тоз
1/2 чәй кашыгы сода
кыздыру өчен 150 г үсемлек мае кирәк була.

Камырны әзерләгәннән соң, бер 20 минут көтеп торып, бераз "ял иттерсәгез" яхшырак булачак. Шулай ук әкерен утта каплап пешерергә дә мөмкин.

Төче камырдан коймак пешерү ЫСУЛЫ

Аның өчен 500-600 мл сөт, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз, 1/3 чәй кашыгы сода (аны уксус белән сүндерәбез), 500 гр он кирәк була.

Коймакны калынрак яки юкарак итү өчен онның күләмен азрак яки күбрәк итәргә мөмкин. Алдан кыздырылган табага коймак камырын салып, ике яклап кыздырабыз.

 Марьям Миннегуловадан бик тәмле тәбикмәк пешерү рецепты

1 стакан сөт, 2 йомырка, 1,5 чәй калагы чүпрә, тоз, шикәр комы, он салып, куерак камыр әзерләп кабартырга.

Яңартыр өчен кайнаган суга ярты чәй кашыгы чәй содасы салып тугыларга.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading