Шәһри Казан

1 гыйнвардан яңа төр пособиеләр әзерләнә

Бу хакта Михаил Мишустин хәбәр итте.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 1 гыйнвардан алып, аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертергә тәкъдим итте.

"Ул социаль яклау чараларын берләштерәчәк. Шул исәптән бала туу яки уллыкка алу һәм өч яшькә кадәр, шулай ук өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен бирелә торган түләүләргә дә кагыла”, — диде ул РФ Хөкүмәте утырышында.

Реклама

Яңа төр пособие йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан мохтаҗ хатын-кызларга да билгеләнәчәк, дип өстәде премьер-министр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: