16+

12 июнь бу атнада иң эссе көн булачак

Якындагы ялларда Казанда һәм Татарстанда җылы һава, явым-төшемнәр көтелә.

Якындагы ялларда Казанда һәм Татарстанда җылы һава, явым-төшемнәр көтелә.

Россия көнендә һава шартлары турында тулырак итеп КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Татарстанда һава торышы Россия көнендә шактый уңайлы булырга вәгъдә итә. «Республика территориясендә 12 июньдә бу атнада иң җылы көн булачак. Көндезге температура 27 градустан югарырак, төнлә  +17 градус булуы көтелә. Әмма шимбә көнне салкын атмосфера фронты узачак, ул көчле җилле яңгырлар китерәчәк», - дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

13 июньдә, салкын фронт үткәч, җил үз юнәлешен үзгәртәчәк, һәм республикага төньяк-көнчыгыш һава агымнары киләчәк, дип белдерә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге. Ялларда һава температурасы сизелерлек кимиячәк: көндез - 13-18 градус, төнлә - 10-12 градус җылылык булуы көтелә.

Дүшәмбе көнне Татарстанга җылы һава торышы кире кайтачак: көндез термометр баганасы 22 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә - 10 градуска кадәр. «Җәйге чорда, Татарстан Республикасы Гидрометүзәге фаразлары буенча, күрсәткечләр климат нормасы чикләрендә булачак. Явым-төшем нормалары арткан, хәзерге вакытта ул 63 мм тәшкил итә. Җәй яңгырлар белән башлануга карамастан, гомумән алганда, әгәр узган ел белән чагыштырсак, ул җылы булачак", - диде метеоролог.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading