16+

6 сыйныфта укучы кызны яшьтәшләре кыйнаган

Петербург хастаханәләренең берсенә кыйналган 6нчы сыйныф укучысын китергәннәр, дип яза "Невские новости".

Петербург хастаханәләренең берсенә кыйналган 6нчы сыйныф укучысын китергәннәр, дип яза "Невские новости".

Аны балиг булмаганнар кыйнаган, хәзерге вакытта аларның шәхесләре ачыклана.

Кызның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Аның эченә зыян килгән, күз янында, сул иңбашында, аркасында, сул ботында һәм балтырында гематомалар һәм сыдырылулар булуы ачыкланган. Хәзер әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading