16+

Ашарга дип биргән кәҗәне юлбарыс дус иткән (ФОТО)

Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр.

Приморскидагы сафари-паркта Амур исемле юлбарыска азык буларак Тимур исемле кәҗәне биргәннәр.

Тик ерткыч дигәнең кәҗәне ашамаган, ә дуслашып аның белән бер читлектә яши башлаган. Паркта эшләүчеләр әйтүенчә, Амур кәҗәгә корбанына караган төсле карамый икән. Ә кәҗә дигәнең дә аптырамаган: кунак булгач тыйнак булып тормаган, юлбарысны йокы бүлмәсеннән чыгарып анда йоклый икән. Ә Амур мондый кыю кәҗә белән бәйләнешеп торуны кирәк тапмаган.

Тик сафари-паркка килеп йөрүчеләр кәҗәне башка урынга күчерүләрен сорыйлар, чөнки кайчан да булса тамагы бик нык ачып юлбарыс кәҗәне ашаудан куркалар, дип яза mail.ru.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading