16+

Балалар пособиесе буенча мөһим яңалык: Путин яңа законга кул куйды

Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак.

Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак.

3 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары ана капиталы акчаларыннан ай саен пособие ала алачак. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.

Үзгәрешләр «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» һәм «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында»гы законнарга кертелә. Хәзер өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ана капиталыннан бала өчен пособие ала алачак. Аның күләме бер яшәү минимумына тигез була.

Өстәмә түләүдән уртача керем җан башына яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаган гаиләләр файдалана алачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading