Шәһри Казан

Бассейнда хлор парларыннан 8 бала агуланган. 2се реанимациядә

Петербургта бассейнда су коенганнан соң сигез баланың хәле начарлана. ТАСС мәгълүматлары буенча, аларның бишесенә медицина ярдәме кирәк булган. 

Билгеле булганча, ике бала реанимациядә, аларның хәле уртача дәрәҗәдә авырлыкта, өчесендә - җиңелчә ингаляцион агулану расланган. Табиблар хәбәр иткәнчә, аларның хәле канәгатьләнерлек.  

Санкт-Петербургның Тикшерү комитеты "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Реклама

Шунысын да өстәп китик: хлор белән агулануның беренче билгесе - борын төбендә бик каты яндыру тою, туктаусыз күз яшьләре агу һәм йөткерү. Әгәр хлор ашкайнату системасына эләксә, күңел болгану яки косу башланырга мөмкин, тире нык кызара, дерматит барлыкка килергә мөмкин. Агулануның уртача дәрәҗәсе ютәл һәм баш авыртуы белән бара, көчле агуланган очракта сулыш туктаудан аңны югалтырга мөмкин. Бу очракта үлемгә китерергә мөмкин булган үпкәләр шешү куркынычы бар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: