Кыз көндез әнисе белән урамда һава суларга чыккан, ә кич аның хәле начарланган
Ленинград өлкәсенең Мурино шәһәрендә бер яшьлек кыз кар белән агулану сәбәпле хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итә ren.tv сайты.
Кыз көндез әнисе белән урамга һава суларга чыккан, ә кич аның хәле начарланган. Әнисе әйтүенчә, кар ашаганнан соң шундый хәл килеп чыккан.
Хәзерге вакытта кызны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Табиблар әйтүе буенча, кыз ашаган карда агулы матдәләр булган. Алар аркасында баланың хәле начарланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Закладка диләрме әле, шундый нәрсәне бала- чага мәйданчыкларында табалар бит, шул эләккәндер
0
0