Шәһри Казан

Бер көнлек танышына пычак белән ташланган

Казанда Бондаренко урамындагы фатирларның берсендә 26 яшьлек кызның мәетен табалар. Муены пычак белән яраланган була.

Бер көн элек мәрхүм интернет аша танышкан чит ил кешесен кунакка чакырган. Сүз иярә сүз китеп, гашыйклар талаша һәм җинаятьтә шикләнелүче кызны үтерә. 
Һәлак булган кызның мәетен күршесе таба. Ир-ат ачык калган ишеккә игътибар итә, ә аның артында кан эчендә ятучы кызның үле гәүдәсен күреп ала. Әлеге вәхшилектә шикле кешене тиз ачыклыйлар, видеокүзәтү камералары ярдәмгә килә.

Реклама

Кадрларда егетнең Әмирхан урамындагы мәчет ягына качуы күренә.
Җинаятьтә шикләнелүче якын чит илләрнең берсеннән килгән 22 яшьлек кеше. Хәзер ул тикшерү изоляторында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: