Шәһри Казан

Бер төрле юл йөрү билетлары гамәлдән чыгарылачак

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты пассажирларны ташучыларның сүзләренә колак салган һәм якын көннәрдә шәһәр автобусларында 50 тапкыр йөрергә мөмкинлек бирә торган 750 сумлык юл йөрү билетларын гамәлдән чыгарачак.

Реклама

Әлеге транспорт карталары казанлылар арасында бик популяр, чөнки ул халыкның берникадәр акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә. Әмма бу пассажир ташучылар өчен кулай түгел. Әлеге төр юл йөрү билетлары аркасында автобус предприятияләре зыянга эшли. Якын киләчәктә Татарстанның тарифлар буенча комитеты пассажир ташучыларының юл йөрү бәясен 32 сумга арттыру турындагы тәкъдимен караячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: