16+

Беренче балага бирелә торган пособие арткан. Аны кемнәр алырга хокуклы?

Әлеге максатка республика бюджетыннан 4 млрд сум акча бүленгән.

Әлеге максатка республика бюджетыннан 4 млрд сум акча бүленгән.

Гаиләдә беренче бала туса яисә тәрбиягә алынса, пособие түләнелә. 2022 елда аның күләме 10433 сум тәшкил итәчәк. 

“Бу пособие гаиләдә һәр әгъзаның кереме ике яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә”, - диде халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ягъни өч кешедән торган гаиләнең кереме 70 344 сумнан, ә бер кешегә керем күләме 23 448 сумнан артмаска тиеш була. Татарстанда мондый түләүләрне 37,7 мең кеше ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading