Шәһри Казан

Эш тә табалар, балаңны бакчага да урнаштыралар

Мәшгульлек хезмәте танымаслык булып үзгәртеләчәк, дип яза «Российская газета». Анда эшләүче хезмәткәрләр үзләренә мөрәҗәгать иткән һәр кеше өчен шәхси киңәшче булмагае. Кирәк булганда, башка төбәктә кызыклы вакансия табып, шунда күченергә дә булышачаклар, кайда фатир арендалап торырга кирәклеген дә әйтеп, балага бакча да сайлаячаклар, гомумән, карьера булдырырга да булышачаклар.

Әлеге яңа проект илнең 16 төбәгенә сынау буларак керәчәк. Роструд башлыгы урынбасары Денис Васильев сүзләренчә, иң мөһиме – хезмәт күрсәтү принцибы үзгәрәчәк. Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эшкә урнашырга гына түгел, берьюлы берничә проблеманы хәл итәргә алыначак. Алар клиентлар өчен персональ консультант булып торачак. Аның профессиональ әзерлеген тикшереп, эш юнәлешен үзгәртергә яки белемен күтәрергә киңәш итә ала. Башка төбәктә эш килеп чыкса, анда яшәү шартлары турында, ничек фатир арендалап торырга аңлата, башка көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Кешенең эше ерак булып, баланы бакчага йөртергә җайсыз булса, мәшгульлек үзәге баланы эшкә якын булган бакчага күчерү буенча вариантлар тәкъдим итә. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче анда башка юл калмагач килә торган урын итеп түгел, ә аны шәхес буларак үсәргә мөмкинлек бирә торган җир итеп күрергә тиеш, ди Денис Васильев.

Реклама

Мәшгульлек хезмәте эш бирүчегә үзе барып, кирәкле кадрларны сайлауда төп ярдәмче дә булып торачак. Аерым алганда, эш сораучылар белән әңгәмә кора ала.

Анна Арахамия фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: