16+

Евгений Варакин Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде

Аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүгенге утыз дүртенче утырышында хуплады.

Аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бүгенге утыз дүртенче утырышында хуплады.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Евгений Варакмн кандидатурасын республика премьер-министры урынбасары вазыйфасына хуплавын белдереп, тавыш бирде.

Кандидатураны парламент әгъзаларына Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъматуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, Варакин Татарстан Хөкүмәтенең эшлекле һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк.

Яңа вазыйфага билгеләнгән Евгений Варакин үзе утырышта юк иде. Ул вазыйфасына рәсми рәвештә керешкәнче үк инде эшли башлаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Варакин хәзер “хәрби постта”, ягъни Луганск Халык Республикасына озак вакытлы командировкага җибәрелгән.

Билгеле булганча, Татарстан Луганск Халык Республикасының Лисичанск шәһәрен торгызуда ярдәм итә.

“Хәзерге вакытта Евгений Варакин безнең алда куелган бурычларны үтәү белән шөгыльләнә. Безгә, ул җирдә Татарстанны тәкъдим итә алырлык компетентлы һәм тәҗрибәле кеше кирәк”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading