16+

Җиңү көнендә Казанда Россия йолдызларыннан кем чыгыш ясый?

Җиңү көне уңаеннан Казанда 130 лап мәдәни чара һәм акция узачак.

Җиңү көне уңаеннан Казанда 130 лап мәдәни чара һәм акция узачак.

9 май — Җиңү көне уңаеннан ел саен Татарстан башкаласында зур бәйрәм чарасы уза. Әлеге тамашаларга Россия күләмендә танылган йолдызлар да чакырыла. Быел башкала халкы һәм кунаклары алдында Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясаячак. Ул якташыбыз, танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән Җиңү көненә багышланган җырлар башкарачак, дип хәбәр итте башкала Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте. 

Быел бәйрәм чаралары Казанның Меңьеллык мәйданында узачак. Мәскәүдә төп чаралар Кызыл мәйданда үткәрелә. Анда Татарстан вәкилләре дә катнаша. Россия Президенты Владимир Путин чит илләрнең лидерларын парадка чакырмаган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading