Сатудан кергән акча шул ук елда яңа милек сатып алуга тотылырга тиеш.
Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарев һәм Энергетика комитеты әгъзасы Григорий Шилкин ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә торган гаиләләр өчен җир кишәрлеге сатканда НДФЛ түләвен бетерү турында закон проектын керттеләр.
Сүз 18 яшькә кадәрге, әгәр алар көндезге уку формасында укыган очракта, 24 яшькә кадәрге балалар турында бара. Сатудан кергән акча шул ук елны яңа милек сатып алуга тотылырга тиеш һәм бизнес өчен кулланыла алмый.
Хәзерге вакытта бу чара фатир яки йорт сатканда гына гамәлдә, ләкин йорт астындагы участокка һәм хуҗалык корылмаларына кагылмый.
Пискарев салым түләүгә тотылган акчаларның зур сумма булуын билгеләп үтә. Мордовиядә 10 сутыйлы кишәрлекне сату өчен салым 300 мең сумга кадәр тәшкил итә икән. Ленинград һәм Мәскәү өлкәсендә бу сумма тагын да күбрәк. Акча гаиләдә калырга тиеш, һәм яңа милек сатып алу өчен тотылырга тиеш, дигән фикердә парламентарийлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар