16+

Ипотека буенча ставкалар төшә башлады

Илдәге төп банк ипотека буенча яңа һәм икенче базардагы фатирларга ипотека ставкаларын төшерде.

Илдәге төп банк ипотека буенча яңа һәм икенче базардагы фатирларга ипотека ставкаларын төшерде.

“11 апрельдән Сбербанк күпчелек ипотека программалары буенча ставканы 2,1 процентка кадәр төшерде һәм хәзер ставкалар 16,9 процент тәшкил итә. Ставкалар иң популяр юнәлешләр буенча — икенчел базардагы фатирлар һәм яңа йортлардагы фатирларга төшерелде”, - дип хәбәр итә банкның матбугат хезмәте.

Моңа кадәр ипотекага гариза биреп, уңай җавап алган, әмма әле фатир алу буенча килешү төзергә өлгермәгән кешеләргә ипотека процентлары автоматик рәвештә киметеп исәпләнәчәк.

Моңа кадәр Үзәк банк та төп ставканың 20 проценттан 17 процентка төшерелү хакында хәбәр иткән иде.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция игълан иткәннән соң, банкларда ставка процентлары югары үрмәләде. Хәзер икътисад әкренләп элеккеге хәленә кайту күзәтелә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading