Балага ике тапкыр мөселманча йола белән исем кушарга рөхсәт ителәме? Фирүзә.
Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев: – Беренче кушылган исем мәгънәсез булса яки дингә туры килмәсә, динебезгә муафыйк булган дөрес исемне сайлап кушу тыелмый. Әти-әнинең баласы алдындагы иң беренче бурычы – аңа хәерле исем кушу. Сайланган исем шәригатькә хилафлык китермәсен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
2
0
Комментарийлар