16+

Камал театры башка бинага күченә. Ни булган?

Театрны реконструкцияләү вакыты һәм этаплары әлегә билгеле түгел.

Камал театры башка бинага күченә. Ни булган?

Театрны реконструкцияләү вакыты һәм этаплары әлегә билгеле түгел.

Казанда Камал театры реконструкциягә ябылганнан соң барлык спектакльләр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак. Шул ук вакытта, барлык ремонт эшләрен башкарганнан соң, мәдәни учреждение территориясендә Кабан күленә чыга торган кафе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ»гаТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Бүгенге көндә Камал театрына репетицияләр өчен мәйданчык кирәк.

Моннан тыш, хәзер декорацияләрне аерым әзерлиләр һәм театрга Татарстан урамы ягыннан китерәләр. Алар машиналар йөрүгә һәм җәяүлеләр узуга комачаулый. Ремонттан соң җитештерү цехында декорацияләрне монтажлау һәм аларны йөк лифтында сәхнәнең махсус кесәсенә күтәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук артистлар өчен гримеркаларны киңәйтү каралган, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу планлаштырыла. Аның кухнясы артистлар өчен дә, театрга килүчеләр өчен дә эшләячәк.

Театрны реконструкцияләү вакыты һәм этаплары әлегә билгеле түгел, дип яза Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading