16+

"Каникуллардан соң авыручылар саны артыр дигән куркыныч бар"

Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда 91 кеше коронавирус йоктырган.

Аларның 28е хастаханәгә салынган, 63е – өйдә дәвалана. Бүгенге көндә республика буенча барлыгы 43261 кеше коронавирус белән авырган. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Коронавирус йоктыру очраклары кими башлады дигән идек. Чынлап та, декабрь аенда әлеге чир белән авыру очраклары 40 процентка кимеде. Әмма быел бу сан 10 процентны гына тәшкил итә. Мөгаен, бу Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның ялга китүе һәм күпләрнең өй шартларында дәвалануы белән бәйледер. Шуңа күрә каникуллардан соң табибка мөрәҗәгать итүчеләр саны артыр дигән куркыныч бар”, - диде Любовь Авдонина.

Шуны да әйтергә кирәк, сентябрь аеннан бирле грипп белән авыручылар саны 580гә җиткән. Шуларның 139ы – узган атна эчендә теркәлгән. Любовь Авдонина авыруның беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading