16+

Казанда берәүнең фатирына салют кисәге эләккән һәм янгын чыккан

Казанда, салют ату нәтиҗәсендә, бер фатирда янгын чыга. Шөкер, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп өлгерә.

Казанда берәүнең фатирына салют кисәге эләккән һәм янгын чыккан

Казанда, салют ату нәтиҗәсендә, бер фатирда янгын чыга. Шөкер, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп өлгерә.

Янгынга каршы көрәшүчеләр хәтта Яңа ел төнендә дә эшсез утырмый. Кызганыч, күпме генә сөйләп торсак та, халык куркынычсызлык таләпләрен үтәргә бик атлыгып тормый.

Яңа ел төнендә, төгәлрәге курантлар сугып ярты сәгать узгач та, Казанның Адоратский урамында йортларның берсендә янгын чыккан дигән хәбәр алына һәм янгын сүндерүчеләр фаҗига урынына юл тота. 14 кешедән торган дежур караулы алтынчы каттагы фатирларның берсенә үтеп керә һәм янгынны сүндерүгә керешә. Шөкер, ут әле таралып өлгермәгән була, шуңа да диван һәм тумбочканы гына сүндерергә туры килә.

Тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыклана. 1951 елда туган хуҗабикә төн уртасында урамдагы салютларны ишетә. Кайсыдыр бер мизгелдә тәрәзә ватыла һәм фатирга салют кисәкләре килеп төшә. Бүлмәдә шунда ук төтен хасил була. Нидер сизенеп алган күршеләр ишекне ачалар һәм хуҗабикәне аннан чыгарып, утны сүндерә башлыйлар. Янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп өлгерә.

Тикшерүчеләр шул ук бүлмәдә янып бетмәгән салют цилиндры кисәген табып алалар.

Бу хакта Россиянең Татарстан буенча Гадәттәш тыш хәлләре идарәсе хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading