Шәһри Казан

Казанда биек үкчәләрдә йөгереш узачак

30 июньдә Казанның Кремль яр буенда биек үкчәләрдә йөгереш узачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. Анда катнашучыларга 10-12 см биеклектәге очлы үкчәләрдә билгеле бер аралыкны вакытка узарга тәкъдим ителә.

Ярышның төгәл ераклыгы һәм йөгереш траекториясе катнашучыларга чара башланганчы урында игълан ителәчәк. Җиңүчеләр булып дистанцияне иң кыска вакыт эчендә узган 3 катнашучы танылачак.

Реклама

Катнашучы сыйфатында теркәлү өчен социаль челтәрләрдәге «Кремль яр буе» рәсми төркемендә гариза тутырырга һәм үзегез белән паспорт алып килергә кирәк.

Йөгереш яр буеның үзәк аллеясында 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: