Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләрне янган фатир хуҗалары каршы алган һәм уттан алты һәм дүрт яшьлек ике оныкларын алып чыгарга өлгерүләре турында хәбәр иткән. Балаларны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Янгын чыккан фатир күршеләре өйдән мөстәкыйль рәвештә чыга алган.
Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.
Комментарийлар