16+

Казанда коендырган вакытта тугыз айлык кыз бала батып үлә

ТР Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2020 елның 19 мартында башкаланың Бирюзовая урамындагы йортта нәни баланың үле гәүдәсе табыла. 

Казанда коендырган вакытта тугыз айлык кыз бала батып үлә

ТР Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 2020 елның 19 мартында башкаланың Бирюзовая урамындагы йортта нәни баланың үле гәүдәсе табыла. 

Тикшерү версиясе буенча, сабыйның 33 яшьлек әтисе аны ваннада коендырырга була. Ниндидер мизгелдә ул башка бүлмәгә телефоны артыннан чыгып китә.


10 минуттан соң ул суның ваннадан агып чыгуын  ишетә. Әти кеше аңын җуйган балага хәл кертергә тырышып караса да, сабый табиблар килгәнче үк, вафат була, дип хәбәр итә Татарстанның тикшерү комитеты.

Ир-ат җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таный.  "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Хөрмәтле дуслар! Мондый һәлакәткә тарымас өчен сабыйларыгызны үзләрен генә ванна бүлмәсендә беркайчан да калдырмагыз! Россиядә мондый фаҗигале хәлләр, ни кызганыч,  беренчеләрдән түгел.


                                                                                                                                       Фото: pixabay.com

+18

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    gulnara-79

    0

    0

    Телефон, дип шашабыз шул, хәтта, дөньябызны да онытабыз.

    Мөһим

    loading