16+

Казанда салкыннар дүрт көнгә сузылачак

Казанда салкыннар дүрт көнгә сузылачак. Алдагы көннәрдә зур явым төшемнәр көтелми

Казанда салкыннар дүрт көнгә сузылачак

Казанда салкыннар дүрт көнгә сузылачак. Алдагы көннәрдә зур явым төшемнәр көтелми

Якын көннәрдә Арктиканың салкын һавасы Татарстанга салкыннар һәм юеш кар алып киләчәк. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

«Хәзер без циклонның көньяк перифериясендә, аның үзәге төньякта урнашкан. Безнең аша окклюзия фронты уза, метеорологик шартлар катлаулы, яңгыр ява һәм көчле җил исә. Бүген җил көньяк-көнбатыштан иссә, иртәгә салкын фронт килү белән ул юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Казанга салкын һава Арктикадан килә. Иртәгә температура түбәнәя башлый. Төнге сәгатьләрдә аеруча салкын булачак», - дип белдергән ул.

РФ Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Казанда 15 мартта суыта башлый. Якшәмбе көндез 5 градуска кадәр җылытачак, дүшәмбегә каршы төндә 1 градуска кадәр салкынайта. Дүшәмбе көндез 3 градус җылы булачак, юеш кар яварга мөмкин. Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -4, сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә -3 градуска кадәр түбәнәячәк. Сишәмбе көндез +4, ә чәршәмбедә +5 градус җылы булачак.

«Казанда салкыннар дүрт көнгә сузылачак. Алдагы көннәрдә зур явым төшемнәр көтелми», - ди Юрий Переведенцев.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading