Мондый кешеләр өчен аерым шартлар каралган.
Коронавирус билгеләре булмыйча авырганнарга QR-код бирергә мөмкиннәр. Моның өчен ПЦР-тестның уңай нәтиҗә күрсәтүе кирәк. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезовка сылтама белән, “Интерфакс” шул хакта хәбәр итә.
Депутат билгеләп үткәнчә, антитәнчекләре булганнарга QR-код бирү мәсьәләсе әлегә каралмаган.Аның фикеренчә, моның өчен бердәм тест системасы булдыру кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар