16+

Коронавирус кичерүчеләрне кан басымы борчый?

Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларны артериаль кан басымы борчырга мөмкин.

Коронавирус инфекциясен кичергән пациентларны артериаль кан басымы борчырга мөмкин.

Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков «Ura.ru» порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кан тамырлары, йөрәк һәм баш миенә зыян килү – болар барысы да артериаль кан басымы күтәрелү рәвешендә тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин», - дип ачыклык кертте табиб. Ул билгеләп үткәнчә, баш авыртуыннан аермалы буларак әлеге симптом сирәгрәк очрый һәм аны башка факторларны (мәсәлән, симерү яки диабет) төшереп калдырганнан соң ковидтан соңгы симптом сыйфатында квалификацияләргә мөмкин.

«Канның ою сәләте бозылмаганмы-юкмы икәнен карарга, башка психоэмоциональ һәм физик йөкләнешләрне, шулай ук бүтән чирләрне дә истә тотарга кирәк. Әгәр алар булган һәм тагын да көчәйгән икән, моны да ковидтан соңгы симптомга кертергә мөмкин», - дип сүзен төгәлләде Крючков.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading