Шәһри Казан

Коронавирус кичергәннәрнең күпләп чәче коелуы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе йоктырып, терелгәннәрдә өч айдан соң чәчләрнең нык коелуы күзәтелә ди Америка табибы Охара Айваз. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Америка дерматологы Охара Айваз сүзләренчә, аның пациентлары ел башында пандемия турындагы яңалыклардан бик нык курыккан яки инде авыруны кичергән кешеләр икән.

Реклама

“Нәтиҗәләрне алар нәкъ менә өч айдан соң күрде. Моны аңлатып булмый, чөнки стресс инде узган, ә физик күренешләр хәзер генә бара”, — ди табиб.

Ул чәч күпләп коела башлау белән шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә. Чәч коелуның сәбәбе калкансыман биз яки анемия белән проблемалар булырга мөмкин, ди белгеч. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: