Түбән Камада яшәүче ирне ике унөч яшьлек кызны көчләү өчен хөкем иттеләр.
Бу хакта Татарстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ир-атны "сексуаль характердагы көчләү гамәлләре"ндә һәм "көчләү"дә гаепле дип таныдылар. Судта ачыкланганча, быелның августында ике унөч яшьлек кыз Әлмәт районында яшәүче туганнарына кунакка килгән. Өйдә бу вакытта ике хатын-кыз һәм аларның уртак танышы гаепләнүче ир булган.
"Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, хатын-кызлар йокыга киткән, ә җинаятьче кызларга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган. Шуннан соң ул аларның берсен санузелга алдап керткән һәм биредә көчләгән", - дип хәбәр иттеләр ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Суд балалар көчләүчене кырыс режимлы колониядә 13 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар