Реклама
Янгын кыска ялганыш нәтиҗәсендә булырга мөмкин, ди белгечләр.
Һиндстанда коронавируслы пациентларны дәвалый торган хастаханәдә янгын чыккан. Нәтиҗәдә 5 кеше һәлак булган, дип яза "Известия".
Янгын интенсив терапия бүлегендә чыккан. Анда 11 пациент булган, 6 сын коткарып кала алганнар.
Янгынны хастаханәдә эшләүчеләр үзләре сүндергән. Калган дәваланучыларны башка медицина учреждениеләренә күчергәннәр.
Фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - кыска ялганыш. Әлегә тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз