16+

Марат Бәшәровны җәзага тартмакчылар

Марат Бәшәровны РФ Дәүләт Премиясе һәм Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итмәкчеләр.

Марат Бәшәровны җәзага тартмакчылар

Марат Бәшәровны РФ Дәүләт Премиясе һәм Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итмәкчеләр.

 

Танылган милләттәшебез, актер һәм алып баручы Марат Бәшәровның исеме соңгы арада һәрчак җәнҗаллар белән бәйле булды. Хәтта change.org сайтында аңа кагылышлы петиция да пәйда булган. Әлеге документта язылганча, Марат - абьюзер ( көч кулланучы кеше).Үзенең икенче хатыны Екатерина Архарованы ул 2014 елда кома дәрәҗәсенә җиткәнче кыйнаган. Рәсми диагноздан күренгәнчә, «ябык рәвештә сул борын сөяге сынган, баш мие селкенгән, гидроцефалия билгеләре күренгән". Ул вакытта Марат Бәшәров үзенең җинаятен болай дип аңлаткан: «Хәтта без ниндидер гамәлләр кылсак та, үзебезне хаклы, дип саныйбыз. Һәм мин дөрес эшләдем. Мин үземне акларга тырыштым". 2015 елның мартында Архарова һәм Башаров рәсми рәвештә аерылыштылар.

2016 елда актер Елизавета Шевырковага өйләнә. Бер елдан соң кулын имгәткән хатын табибларга мөрәҗәгать итә. 2018 елның декабрендә билгеле булганча, актер һәм телевидение алып баручысы хатынын бик каты кыйный һәм аның борынын сындыра. 2019 елның февралендә Шевыркова иреннән  китәргә була һәм алар 2019 елның 21 мартында рәсми рәвештә элемтәләрен өзәләр. 


НТВ телеканалында "Секрет на миллион" тапшыруы барышында актер ачыктан-ачык үзенең хатыннарына карата көчләү куллануын, күл күтәрүен белдерә. Тапшыруга шулай ук аның беренче хатыны Елизавета Круцко да чакырыла. Эфир вакытында Башаров аңа карата да көч куллануын турыдан-туры раслый. "Син нәрсә, арт ягыңа алмадыңмы? Тик аннары гына син травмпунктка һәм танышларга йөгермәдең. Ә аннары миннән ике йөз мең евро һәм өч фатир таләп итмәдең. Мондый хәлнең булганы юкмы? Булмады. Ләкин эләктеме? Эләкте", - дип мөрәҗәгать итә артист элеккеге хатынына.


Петиция авторы фикеренчә, Марат Бәшәровның гамәлләре РФ Җинаять кодексындагы маддәләрнең берсенә туры килә: 112 нче (сәламәтлеккә уртача зыян китерү) яки 115 нче (сәламәтлеккә җиңел зыян китерү). 


Марат Бәширов әлегә чаклы кылган җинаятьләре өчен тиешле җәзаны алмады, ди петицияне төзүчеләр. Әмма, алар фикеренчә, артистны РФ Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты исемен йөртүдән мәхрүм итеп була. Үз хатыннарын кыйнаган ир-атлар дәүләт бүләкләрен йөртергә тиеш түгел. 


Хәзерге вакытта әлеге документны 8 меңнән артык кеше имзалаган. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading