16+

Мэр улы вафат. Авыруын ковид белән бутаганнар

29 яшьлек егет Занзибарда ял итеп кайтканнан соң вафат булган.

Мэр улы вафат. Авыруын ковид белән бутаганнар

29 яшьлек егет Занзибарда ял итеп кайтканнан соң вафат булган.

Архангельск шәһәренең элеккеге мэрының улы Александр Донской гаиләсе белән Занзибарда ял итеп кайткач, авырган. Табиблар анарда коронавирус дип уйлаган. Әмма соңрак үлем сәбәбе малярия икәне ачыкланган.

Мәрхүмнең әтисе сүзләренчә, егет Россиягә кайткач үзен начар хис итә башлаган.

“Занзиардан соң улым Мәскәүдә, аннан Казанда, Ижауда булды. Анда аның хәл начарланган. Ашыгыч ярдәм чакырткач, табиблар ризык белән агулангансың дигән һәм тән температурасын төшерә торган дарулар биргәннәр. Өченче тапкыр чакыртканнан соң аны хастаханәгә алып киткәннәр”, - дип сөйләгән элеккеге мэр. Шунда ук Александрда ковид булуы ихтимал дип, тест алганнар.

Башка хастаханәгә күчергәннән соң гына егеттә малярия булуы ачыклана. Аңа Мәскәүдән дарулар алып кайталар, тик алып кайтып кына җиткерә алмыйлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading