Белоруссияннең Витебски өлкәсендә берәүнең мәете берничә көн бәйрәм табыны янында утырган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итә.
Ире берничә көн өенә кайтмагач, хатыны 8 гыйнвар көнне полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ирне соңгы тапкыр күптән түгел Россиядән акча эшләп кайткан һөнәрче авылдашында күргәннәр. Әлеге хәбәрдән соң ирне эзли башлаганнар һәм аның мәетенә тап булганнар. Аның мәетен бәйрәм өстәле янындагы кәнәфидә "утырып торган".
30ы көнне үк башланган кәеф-сафалар 6сына кадәр дәвам иткән. Шунда хуҗа белән ир арасында низаг килеп чыгып, хуҗа кунакның башына бүрәнә белән кундырган. Капюшонлы ир берничә көн селкенми утырганнан соң гына ул аңа җитди зыян салуын аңлаган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Ир кешегә 15 елга кадәр төрмә яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар